Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2018, 11:17

Музыканың тәэсир көче искиткеч!

Татар-башкорт эстрадасында тәүге адымнарын ясаучы “Бәхетле” төркеме күпләрнең күңелен яуларга өлгерде дә инде.

Бәхет. Бу сүзне ишетү белән күңелдә җылы хисләр уяна. Ул кешегә канат куючы, хыялларны тормышка ашыручы тылсымлы, илаһи бер мәгънәгә ия. “Бәхет” төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, төрле бизмәннәргә салып үлчи. Берәүләр өчен ул өстәлендә бер кисәк икмәк булу белән бәяләнсә, икенчеләргә — чираттагы зур табыш алу, өченчеләргә исә үз аякларында йөрү дә иң зур бәхет. “Һәркемнең үз бәхете” дигән гыйбарә дә, бәлки, шуны уйлап әйтелгәндер. Ничек кенә булмасын, бу дөньяда яшәгән һәр кеше үзен бәхетле йолдыз астында туганмын дип уйларга хаклы.
Татар-башкорт эстрадасында тәүге адымнарын ясаучы “Бәхетле” төркеме тирән мәгънәле бу сүзне нинди максатта куллана, нинди гамьнәр белән яши икән?
Әңгәмәне “Бәхетле” төркеменең продюсеры Морат Әбделманов белән башладым.
— Морат, үзегез белән таныштырып китегезче.
— Мин Уфада туып-үстем, башкалабыз мәктәпләренең берсендә укыдым, Уфа сәнгать академиясен тәмамладым. Әтием — һөнәре буенча ветеринар, әнием — укытучы. Җыр-моңга сәләтем картәтием — Башкортстанның атказанган артисты Гомәр Әбделмановтан күчкәндер, мөгаен. Көйләр иҗат итәм, җырлар язам, “Йолдызлар фабрикасы” артистлары белән эшлим. 2009 елдан Мәскәүдә яшим. Бүген без сыйфатлы, перспективалы һәм көндәшлеккә сәләтле проектлар өстендә эшлибез. Йөзләрчә кастинг үткәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән дистәләгән уңышлы музыкаль проектларыбыз бар.
— Белүемчә, әлегә кадәр сез урыс телле төркемнәр белән эшләгәнсез. Татар телендә җырлаучы “Бәхетле” төркемен төзүгә нәрсә этәргеч бирде?
— Иң мөһим этәргеч — ул халыкта ихтыяҗ булу. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә артистларның эшчәнлеге активлашты. Моның нәтиҗәсендә тамашачы үзләренә ошаган, күңелләренә яткан җыр-көйләрне сайлап алу мөмкинлегенә ия булды. Ерактагы кечкенә авылларда да ул яхшы сыйфатлы җыр, музыка тыңларга мөмкин, үзе теләгән концертларга йөри ала. Берничә ел элек башкорт-татар артистының зур стадионнарны тутырып концерт куюын күз алдына да китереп булмаса, бүген бу — реаль хәл. “Бәхетле” — алдан уйланып эшләнгән проект. Аны төзү идеясе моннан биш еллап элек дустым, сабакташым Рәмис Зарипов белән икебезнең башта туды. Булачак төркемнең аталышы, репертуары, җырчыларның имиджы алдан әзерләнде. Бүген төркемгә инвестицияләр салучы, сыйфатлы материал әзерләргә теләүче кешеләр бар.
— “Бәхетле” сүзе бик тирән мәгънәгә ия. Төркемгә ни өчен аны сайладыгыз?
— Музыканың тәэсир көче искиткеч зур икәнлеге билгеле. Ата-бабаларыбыз сугыш вакытында марш яңгыравы астында һөҗүмгә барган. Җыр белән яшәүгә дәрт өстәп тә, яраларны төзәтеп тә, шул ук вакытта хәтта үтереп тә була. Безнең барлык ниятебез — изгелек кылуда. Кешеләрне дә үзебезнең җырлар аша бәхетле итәсебез, хыялларының тормышка ашуына ышаныч уятасыбыз килә.
— Төркемгә музыкантлар сайлау өчен кастинглар Казан, Уфа, Яр Чаллы шәһәрләрендә узган һәм сез нәкъ Уфа егетләрен сайлап алгансыз. Сәбәбен әйтә аласызмы?
— Чынында исә кастинг үткән барлык шәһәрләрдә дә искиткеч талантлы яшьләр белән очраштым. Нәкъ Уфа егетләре белән килешү төзелгәнгә мин бик шат. Егетләрне сайлаганда, аларның яхшы тавышка ия булуыннан тыш, хореография сәләтен, тышкы кыяфәт һәм характерларының тәңгәл килүен дә исәпкә алдык.
— Беренче күрүемдә Сез “Кырыс холыклы әти” образында күз алдыма килеп бастыгыз. Сез һәрвакыт таләпчән, кырыс холыклымы? Бәлки, мин ялгышамдыр?
— Әйе, мин үз-үземә карата да бик таләпчән һәм башкалардан да шуны ук таләп итәм. Ниндидер эшкә алынам икән, үземне аямыйм, белгәнемне, көчемне, сәләтемне башкалар белән уртаклашам һәм нәтиҗә көтәм.
— “Бәхетле” башкалардан кайсы ягы белән аерылып тора?
— Иң беренче чиратта — сыйфаты белән. Хәзер сәхнәдә кем генә юк?! Ә сыйфатлы җырчылар бик аз. Безнең максатларның иң мөһиме — Башкортстанда сыйфатлы музыканы үстерү өчен шартлар тудыру, югары һөнәри осталыкка ия артистлар тәрбияләү һәм Башкортстанның иң-иң талантлы ул һәм кызларын туган ягыбызда калдыру. Чөнки бүген яшьләр, “кояш астында” үз урыннарын эзләп, Казанга юллана. Бу беркемгә дә сер түгел. Татарстан бу өлкәдә Башкортстанга караганда нык алга киткән. Казанда музыка өлкәсендә күп килешүләр, медиапланнар төзелә. Безнең Башкортстанны да шул ук дәрәҗәгә күтәрәсе килә. Моның шулай булачагына ышанабыз, чөнки Уфада, мәсәлән, искиткеч яхшы концерт заллары бар. Мин — Уфаның патриоты, кая гына барсам да, Уфа — иң яраткан шәһәрем.
— “Бәхетле”нең гомере озын булыр дип фаразлыйсызмы?
— Әлбәттә, яхшыга юрыйсы килә, тик бу сорауга җавапны Ходай үзе генә беләдер, мөгаен.
— Алдагы планнарыгыз белән таныштырып үтсәгез иде?
— “Бәхетле Медиа” үзәген төзү өстендә эшлибез, чөнки безгә килергә теләүче артистлар күп. Бәлки, яңа төркемнәр дә барлыкка килер. Шулай ук киләчәктә радиостанция ачуны да күз уңында тотабыз.
— Егетләр, үзегез белән таныштырып үтегезче.
Филүс:
— Бүздәк районының Түреш авылында дүрт балалы гаиләдә үстем. Мин — иң өлкәне. Әти-әнием, сәләтемне күреп, бишенче сыйныфта укыганда Уфадагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка гимназиясенә белем алырга җибәрде. Шулай да тугызынчы сыйныфны туган авылым мәктәбендә тәмамладым, аннары Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесына юлландым. Армия сафларына чакырылгач, Санкт-Петербургтагы җыр һәм бию ансамблендә хезмәт иттем. Анда контракт төзеп, калырга да тәкъдим иткәннәр иде. Тик мин хезмәт иткәндә энем Фәдис 18 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булды. Әти-әниемне иң кайгылы вакытларында ташламыйм, дип, туган якларыма кайттым. Әле читтән торып Уфа сәнгать институтында Идрис Газиев классында укыйм.
Лев:
— Мин Нефтекама шәһәрендә туып үстем. Гаиләдә икәүбез — 12 яшьлек сеңлем бар. Мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Әлеге көндә читтән торып Уфа сәнгать институтында Светлана Слягузова классында укыйм.
— Гадәттә, балачактан сәнгатькә гашыйк кешеләр генә шул юнәлешне гомерлек һөнәре итеп сайлый. Сезнең белән ничек булды?
Филүс:
— Әнием сөйләвенчә, мин ике яшьтән “гастрольләргә йөргәнмен”. Телем ачылгач та җырлый башлаганмын. Күрше әбигә кереп, бер такмак җырлаган өчен бер кәнфит алгач, ул тәмлекәйне болдырга кертеп калдырганмын да икенче такмакны җырларга кереп киткәнмен. Шулай, күрше әбинең тәмле күчтәнәчләре беткәнче ике арада йөргәнмен. Кәнфит, баллы прәннекләре беткәч, ул ачы суган биреп чыгарырга мәҗбүр булган.
Лев:
— Мин ун яшемдә генә җырлый башладым. Ул болай булды: кечкенә сеңлем ниндидер бәйрәмдә зур сәхнәдә чыгыш ясады. Бу минем чәмгә тиде һәм җитди рәвештә музыка белән шөгыльләнә башладым. Мәктәптә укыган чакта Нефтекамада үткәрелгән концертларда катнаштым.
— Гадәттә, талантлы кеше һәр яклап та талантлы була. Сезнең тагы нинди сәләтләрегез бар?
Филүс:
— Белмим инде. Әгәр дә сәләт дип әйтеп булса, кларнетта, курайда, баянда һәм фортепианода уйныйм.
Лев:
— Мин дә фортепианода уйныйм, көйләр, шигырьләр язам.
— “Бәхетле” төркеменә икегез дә кастинг аша үткәнсез. Бу ничегрәк булды?
Филүс:
— Яз айлары иде. “Сайлаган тормыш юлым дөрес микән?” дигән сорауга җавап таба алмыйча икеләнеп йөргән чагым. Ходайга: “Зинһар, миңа берәр билге җибәр”, — дип ялвардым. Шулай беркөнне Уфа сәнгать институтында дәрескә керергә торганда коридорда берәү, яныма килеп: “Татарча-башкортча җырлый белүче вокалистларны белмисеңме?” — дип сорады. “Мин җырлыйм”, — дигәч, ул, миңа визиткасын биреп, иртәгәсе көнгә кастингка чакырды. Нәкъ шул вакытта моның Ходайдан җибәрелгән билге икәнлеген аңладым һәм икенче көнне чакырылган урынга бардым. Визиткасын биргән кеше булачак продюсерым Морат Әбделманов булып чыкты. Кастингтан соң, Морат мине сайлап алды. Лев белән дә шул көнне таныштык.
Лев:
— Мартта мин Уфа сәнгать училищесында соңгы көннәремне укып йөри идем. Шунда, укыту бүлегенә чакыртып алып: “Ниндидер конкурска кастинг үткәрәләр. Син дә катнаш!” — диделәр. Артык теләгем булмаса да, укытучы сүзен кире какмыйм, дип, катнашырга ризалык бирдем. Баргач кына “Бәхетле” төркеменә кастинг баруын ачыкладым. Дистәләгән кешене тыңлагач, безнең һәммәбез белән “Шалтыратырбыз”, дип саубуллаштылар. Берничә көн үтүгә кастингның икенче турына чакырдылар һәм мине Морат Әбделманов үз командасына алды.
— “Бәхетле” төркеме нинди телләрдә җырлый?
Лев:
— Репертуарыбызда татар, башкорт, урыс телләрендәге җырлар бар.
— Әйткәндәй, Лев, син татар телен беләсеңме?
— Минем әнием — татар, әтием урыс милләтеннән. Шуңа күрә, мин татар телен камил беләм, дип әйтә алмасам да, яхшы аңлыйм. Филүс миңа һәрвакыт ярдәмгә килә. Көн дә яңа сүзләр өйрәнәбез.
— Төркемегез оешканга ярты ел чамасы. Шушы вакыт эчендә нәрсәләр эшләргә өлгердегез?
Филүс:
— Бүгенгә безнең 14 җыр, 20 трек яздырылган, менә-менә беренче альбомыбыз чыгарга тора. Шулай ук, “Аккошым”, “Таң йолдызы”, “Мин гаепле”, “Барыбер” җырларына клиплар Уфа, Мәскәү, Түбән Новгород шәһәрләрендә һәм Көнчыгыш Европа илләрендә төшерелде.
— Сезнең өчен кемнәр җыр яза?
Лев:
— Барлык җырларыбызның текстларын — Гөлнара Рәшитова, ә көен Морат Әбделмәнов язды. Шулай ук Гомәр Әбделманов репертуарыннан да җырларыбыз бар.
— Артистларның үз тамашачысы белән төрле социаль челтәрләр аша аралашуы мөһим. Моңа сезнең караш ничек?
Филүс:
— Әлбәттә, уңай караштабыз. Соңгы вакытта барысы да Инстаграмны актив куллана. Анда “Бәхетле” аккаунты булдырдык, безгә 16 мең кеше язылган. “В Контакте” төркемендә дә теркәлдек. Яңа клипларыбызны, видеоларны, төрле постларны социаль челтәргә урнаштырабыз. Тамашачы белән тыгыз элемтәдә торабыз.
— Кайларда чыгыш ясарга өлгердегез?
Филүс:
— Уфада, Казанда, Яр Чаллыда чыгыш ясадык. Февральдә Башкортстан һәм Татарстан буйлап гастрольләргә чыгачакбыз.
— Егетләр! Сез бик кыска вакыт эчендә танылу яуладыгыз. “Йолдызлы” чиреннән курыкмыйсызмы?
Филүс:
— Бер концерттан соң танылган артист: “Егетләр! Йолдыз булудан курыкмагыз! Тик чирли күрмәгез”, — диде. Минемчә, һәркемнең үзеннән тора.
Лев:
— Безне “йолдызлы” чирен йоктырудан саклаучы ике чара бар. Беренчесе — шартлар белән ризалашып кул куйган килешү, икенчесе — Морат Әбделманов үзе (көлә).
— Сез — яшь, чибәр, талантлы егетләр. Шуңа күрә сезгә гашыйк кызлар бирергә тиешле сорауны мин юллыйм: сез өйләнгәнме?
Филүс:
— Юк, мин дә, Лев та өйләнмәгән. Әйтергә кирәк, безнең һәр сәгатебез алдан планлаштырылган: вокал, хореография буенча репетицияләр, спортзал, институтта уку һәм башкалар. Мондый графикта яшәп, шәхси тормышка вакыт та калмый.
— Егетләр! Мин сезгә сәхнәдә һәм тормышыгызда бәхетле юл үтүегезне телим! Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар юлдаш булсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
Читайте нас: