Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2018, 13:39

Каринэ Хәбирова гыйбадәтханә төзешә

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова, Салават шәһәрендә булып, православие гыйбадәтханәсен төзүдә ярдәм күрсәткән.

Ул андагы настоятельләр һәм төзүчеләр белән очрашкан. Каринэ ханым якшәмбе мәктәбенең яңа корпусы диварына кирпеч салган.
— Шушындый күркәм урыннарга чакыруыгыз өчен рәхмәт. Монастырьда иркенлек сизелә. Мондагы изге күңелле матушка үзенең ихтыяр көче белән таң калдыра. Якшәмбе мәктәбен төзергә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Биредә балаларны бүгенге дөнья өйрәтә алмаган кыйммәтләргә өйрәтәләр. Ходай ярдәме белән алар изге эшләр кылачак, — дигән Каринэ ханым.
Фото: ru.wiki.ru
Читайте нас: