Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2018, 18:13

Илсөя Бәдретдинова: "Минем өчен Уфа - реабилитация үзәге"

Җырчы үзенең иҗат төркеме белән "Кызыл таң" редакциясендә кунакта булды.

Илсөянең "усал" дигән даны бар. Чыннан да, җебек түгел ул. Әмма акыллы, матур, җор сүзле, ихлас усал ул.
Илсөя Бәдретдинова: "Минем өчен Уфа - реабилитация үзәге"
Төркемендә 7 милләт кешесе эшли, төрле диндә дә алар. Әмма рухи якынлык белән бер гаилә булып берләшкән булулары күренеп тора. Үзебезнең Учалы районында туып-үскән Илнур Коләхмәтов Казаннан күчтәнәчкә... курай моңнары алып кайткан. Татарстанда бердәнбер өзләүче дә түгелме икән әле үзе?! Якут кызы Аисхана, хомуста уйнап, төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруы белән таң калдырды.
Илсөя белән озак сөйләштек, күңелендәгесен ачып салды ул безгә. Әмма аның яшерен сандыкларында да күп калды кебек әле.
- Илфак үлгәч, "чукучылар" күп булды, - диде ул. - Әмма мин аларга нидер аңлатырга, Аллам сакласын, акланырга уйламадым да. Ул исән чакта да аның турында дәшмәдем, үлгәч, бигрәк тә инде...
Чыннан да, журналист коллегаларыбыз аны азга гына да тынычлыкта калдырмый, әле ул теге болында чәчәк җыйган, әле бу кибеттә күлмәк алган - барысын да халыкка җиткереп тора. Үзенә дә язучылар күп икән. Әмма барысы да начар уй белән дип булмый, алай гына түгел, күбрәге яратып, рәхмәт әйтеп яза.
- "Кешенең күзенә туры карап әйтмәсәм, үземнең күз тирәсе җыерчыклана", ди иде минем әби. Үзем дә яратмыйм шул җыерчыкларны, - ди Илсөя.
Хакыйкатьнең үзенә туры карап, "мишәрцә" ачык сөйләшү турындагы язманы "Кызыл таң"ның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
Читайте нас: