Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2018, 13:36

Бушның атасы исән, ди бит!

Ел азагына кадәр Русиянең барлык төбәкләренә дә бушлай күрсәтүче санлы телевидение каналлары үтеп керәчәк.

“Рен ТВ”, “Спас”, “Пятница”, “ТНТ”, “Мир”, “Домашний”, “ТВ-3”, “Звезда”, “Муз-Тв” кебек каналларны тоткарлыксыз һәм югары сыйфатта карарга мөмкин булачак.
Моның өчен 2013 елга кадәр җитештерелгән, DVB-Т2 стандартын тәэмин итүче телевизор кирәк. Аңа кабель ярдәмендә дециметрлы антенна тоташтырырга һәм каналларны автоматик рәвештә көйләргә кирәк.
2013 елга кадәр җитештерелгән телевизорларга, антеннадан тыш, тагын санлы приставка да кирәк булачак. Бу очракта аңа антенна тоташтырыла, ә ул – телевизорга.
Югары сыйфатлы санлы телевидениенең тагын бер уңайлы ягы бар – аның өчен түләргә кирәкми.
Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас: