Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 декабрь 2018, 16:43

Иделгә - таянма, иргә...

Беркатлы булсаң, ярык тагарак алдында калырсың.

Уфада әрмән милләтеннән булган ир социаль челтәрләр аша бер хатын белән танышкан. Үзен төзелеш компаниясе директоры дип таныштырган. Яхшы рестораннарга йөрткән, аның алдында "Дәүләт думасы депутаты", башка абруйлы кешеләр белән танышкан. "Хатыным үлде, яңа мөнәсәбәтләр булдырырга вакыт җитте", - дип өстәргә дә онытмаган.
Беркадәр очрашканнан соң, ир үзенең офисында тентү үткәрүләрен, исәбенә арест салынуын әйткән. "Хокук саклау органнарына" ришвәт бирү өчен хатыннан бурычка берничә миллион сум акча сорап торган. Ә тегесе, беркатлы җан, яңа танышына ышанып, кредитлар алган, туганнарына, якыннарына 1,7 миллион сум бурычка батып, акчаларның барысын да илтеп биргән.
Шуннан нәрсә булганмы?! Проблемалар аркасында дөньядан китәм дигән булып, хатынның тормышыннан "киткән"...
Полиция хезмәткәрләре аферистны тиз кулга алган. Ул беркайда да эшләмәүче, хатыны белән кеше фатирында торучы, гап-гади альфонс булып чыккан. Хәзер инде бу кыланмышлары өчен суд алдына басачак.
Фото: Eda27.ru
Читайте нас: