Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 декабрь 2018, 11:09

Элвин Грей актер да, режиссер да әле!

Клипларында ул кечкенә спектакльдә зур гына роль уйный кебек. Бәлки, аның урыны киләчәктә киноэкранда булыр?

Татарстанда Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә "Әпипә" фильмы төшерелгәндә Радик анда катнашу тәкъдименә шатланып риза булган. Кайсы сәнгать кешесе күңеленә мондый яңалык хуш килмәс?!
Хәзер инде ул әлеге юнәлештә арытаба үсәргә уйлый: тиздән ул режиссер булачак фильмда төп рольләрнең берсен башкармакчы.
Әлегә фильмның нәрсә турында булыры билгесез, әмма язмышын төсмерләп була - ул, Элвин Грейның концертлары кебек, меңәрләгән тамашачы җыячак.
Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас: