Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 декабрь 2018, 14:26

Бар дөньяда юньсез кешеләр!..

Уфа урамнарында кардан ясалган сыннарны җимергәннәр.

Бәйрәм алдыннан Уфабыз күзгә күренеп ямьләнде, матурланды. Шәһәр урамнарында төсле утлар балкый, берсеннән-берсе кызыклы әкият сыннары, Кар бабайлар пәйда булды. Шушы гүзәллекне тудыруда көч салучыларга - әфарин!
Ләкин... Бар дөньяда шундый юньсез кешеләр! Аларның кулларыннан вату-җимерүдән башка нәрсә килми. Әнә бит ни кыланганнар: 2019 ел хуҗасының - борынын, аккошның - башын, Кар бабай белән Карсылуның йөзләрен ватканнар...
Ә бит боларның һәммәсен Уфаның Торак хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре - слесарь-сантехниклар, урам себерүчеләр, инженерлар эшләгән булган. Оят түгелме сезгә, уфалылар?!
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: