Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 декабрь 2018, 18:29

Полиция бүлегеннән "шайтан" кудырганнар?

Кырмыскалы районында булган хәл турында "Медиакорсеть" яза.

Дознователь кызны көчләүдә гаепләнүчеләрнең берсе - Кырмыскалы районының полиция бүлеге начальнигы.
Аның хезмәттәшләре четерекле хәлдән чыгар өчен илаһи көчләргә мөрәҗәгать иткән һәм эш урынына мулла белән поп чакырткан.
Алар бүлеккә килеп, кабинеттан кабинетка йөреп укынган, үзләре белгән ритаулларны башкарган. Алар биредә эшне җайга салырга ярдәм итәчәк, дип өметләнә чакыручылар.
Фото: BNEWS сайтыннан