Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 декабрь 2018, 18:31

Корпоративка "йолдыз" чакырасыгыз киләме?

Акчагыз да бармы? Әйтик, Салават җырласын өчен - 1 миллион сум. Булмаса, башкалар җырларга мөмкин. Аларга күпме кирәк соң?

Салават Зәкиевичны бәйрәмгә чакыру 600-800 мең сумга да төшәргә мөмкин, диделәр бер агентлыкта. Әмма Яңа ел бәйрәменә - 1 миллион сум.
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин исә 500 мең сумга да җырлый ала. Әмма киләсе бәйрәмнәрдә хакны 1 миллион сумга күтәрергә дә мөмкин. Ничек килешәсез инде.
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованы 100 мең сумга да чакырып була. Яңа ел корпоративына ул 150-200 мең сум хак куя.
Данир Сабиров 100 мең сумга үзе дә килә, коллективын да алып килә.
"Йолдыз"лар нульләрне бутыймы әллә... Алай дисәң, аларны кыскартучылар да бар, әйтик, 30 мең сумга кадәр. Болар - Алсу, Азат Фазлыевлар, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Мөнир Рахмаев...
Сәнгать түгел, акча сугудыр бу, балакай...
Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: