Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 декабрь 2018, 11:16

Балаларга Яңа ел бүләген дөрес сайлагыз!

1. Товарның этикеткасына игътибар итегез, анда пакетка салынган әйберләрнең аталышы, аларны җитештерүче турында мәгълүмат, бүләкнең авырлыгы, товар билгесе, саклау шартлары, әзерләнү, саклану вакыты, тиешле таләп­ләргә җа­вап бирүе турында мәгъ­лү­мат булырга тиеш.

2. Тәм-томнар тутырылган Яңа ел бүләгенең кабы тартма, пакет яисә йомшак, пластмасса уенчык формасында була. Анда бүләк салынган савытның “хәвефсезлеге турында” яки “Уенчыкның хәвефсезлеге турындагы кагыйдә таләпләренә туры килгәнлеге турында” маркировка куелырга тиеш. Савытның нык булуы, эчтәге әйберләрне яхшы саклавы да мөһим.
3. Бүләкнең составында алкоголь, каһвә, сагыз, этил спирты, абрикос төше кергән ризык, составында арахис булган карамель, конфетлар рөхсәт ителми.
4. Кондитер ризыклары янына уенчык салырга ярый. Ләкин ул аерым пакетка салынган һәм бала өчен хәвефсез булырга тиеш.
5. Яңа ел бүләкләре сайлаганда кулланучы сатучыдан шул товарның сыйфатын, хәвефсезлеген раслаучы документ белән танышырга хокуклы. Әгәр дә кимчелекләр ачыкланса, товарны алыштырырга, акчасын кайтарырга була.
Читайте нас: