- Миңа романтик җырлар күбрәк килешә кебек. Бәлки, чыннан да, беренче, кадерле хисләр йогынты ясагандыр. Хәер, тәүге мәхәббәте бәхетле булган кеше бармы икән ул? Мин дә искәрмә булмадым, озак бәргәләнүдән соң, ара өзелде... Дөресен әйткәндә, ул мине ташлады. Төбе күренмәс, тирән чоңгылдан дуслар тартып чыгарды. Бүгенгә кадәр йөрәгемә берәүне дә якын җибәрәсем килми. Ул бикле. Ачкычын эзләмәгез...