Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 декабрь 2018, 11:59

Онкологлар тәкъдимнәрен ишетегез!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстанда онкология белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү” темасына “түгәрәк өстәл” үтте.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров бүген республикада онкология буенча ярдәмнең күпбаскычлы системасы оештырылган булуын әйтте. Әлбәттә, иң өске баскычта – республика диспансеры. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң онкологиянең үлем сәбәпләре буенча икенче урында торуын да билгеләде Рафаэль Яппаров. Үпкә, сөт бизе, эчәклек, ашказаны яман шешләре иң еш очраганнары. Ярмәкәй, Иглин, Кырмыскалы районнарында авыруны соң ачыклаулары да телгә алынды.
Рафаэль Гали улы әйтүенчә, бүген республикада 82 мең кешегә онкология диагнозы куелган. Аларның 70 проценты инде биш елдан артык яши. Нурланыш, хирургия, дару терапиясе һәм кушма дәвалау ысулларының вакытында мөрәҗәгать иткәннәргә яхшы нәтиҗәләр бирүе билгеләнде. Ләкин, кызганычка каршы, авыру­ның соң ачыклану очраклары да күп... Белгечләр җитешмәү проблемасы да әйтелде. Бүген республикада нибары 46 онколог.
Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Рус­лан Солтанов диагноз куюга – 14, дәвалауны башлауга 10 көн вакыт кирәклеген әйтте. Ләкин чынлыкта бу тормышка ашырылмый. Проб-лема – пациентларны китерүдә. Иң яхшы очракта да кимендә 20-30 көн вакыт үтә. Бу хәлдән чыгу юлын баш табиб дистанцион консультацияләр үзәге оештыруда күрә. Ракны арзан препаратлар белән дәвалап булмавын, диспансерда чакта авыру тиешле дәвалау алып чыккач, тагын күпмедер вакыт аңа дарулар белән дәвалану мөһимлеген әйтте онколог. Ләкин даруларның кыйммәт булуы сәбәп-ле, күпләр дәвалануны дәвам итми һәм диспансердагы дәвалану да юкка чыга...
Яман шешне иртә ачыклау скринингы проектының мөһимлеген дә ассызыклады Руслан Закир улы. Скринингның авыру үсешен туктатырга ярдәм итүен әйтте. Республика халкының картаюы сәбәпле, киләчәктә яман шеш авырула­рының артачагын билгеләде баш табиб.
БДМУның онкология буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Шамил Ганцев яман шеш-нең дөнья күләмендәге проблема булуын билгеләде. Бу мәсьәләне хәл иткәндә власть вертикале кирәклеген, законнарның да заман белән бергә атларга тиешлеген ассызыклады. Шамил Хәнәфи улы әйтүенчә, онкологлар тәкъдим иткәнне хакимият ишетергә һәм тиешле карарлар чыгарырга тиеш. Уфада бер генә профессор-патологоанатом булмавын, ә яман шеш мәсьәләсендә бу белгечләрнең бик кирәк булуын да билгеләде таныл­ган онколог.
“Башкортстан Республикасының медицина палатасы” медицина җәмгыяте берлеге рәисе Дамира Сабирҗанова онкологиянең сәла­мәтлек саклауның гына проблемасы булмавын әйтте, табибларның туктаусыз дистанцион рәвештә белемен арттыру кирәклеге хакында сөйләде.
“Телемедсофт” һәм “Онкопрофилактика” компанияләре директоры Айрат Ханов авыруны кисә-түдә һәм иртә диагностикалауда санлы онкологиянең мөһимлеге хакында чыгыш ясады.
Республика клиник онкология диспансерының хирург-онкологы, паллиатив ярдәм табибы Гөлнур Нигманова чыгышында халыкта үз сәламәтлеген саклау мәдәниятен тәрбияләү мөһимлеген билгеләде. Соңгы стадиядәге үпкә, сөт бизе яман шеше белән килүчеләрнең гадәттә берничә ел флюорография, маммография, УЗИ кебек тикше­ренүләрне үтмәве ачыклануын һәм даими рәвештә медицина тикшерүе үтеп тору кирәклеге хакында сөйләде.
Соңыннан “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар республика Хөкүмә-тенә, Дәүләт җыелышы-Корыл-тайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетына, Сәламәтлек саклау министрлыгына, “Бердәм Русия” партиясе яклыларның төбәк координацион советына тәкъдим-нәрен юллады.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: