Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь 2018, 12:21

Радий Хәбиров - беренче урында!

“Медиалогия” мәгълүмат-аналитика системасы Идел буе федераль округына караучы субъектлар җитәкчеләренең октябрь аена медиарейтингын төзеде.

Анда беренче тапкыр Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров керде. Алай гына да түгел, республика җитәкчесе рейтингта беренче урында.
Узган ай эчендә Радий Хәбиров турында киңкүләм мәгълүмат чараларында 9774 хәбәр чыккан, медиаиндексы - 100376.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - икенче урында. Аның турында 7978 хәбәр язылган, медиаиндексы - 60823,8.
Шулай ук алдынгылар арасына Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин керде. Киңкүләм мәгълүмат чараларында аның турыда 8086 хәбәр чыккан, ләкин медиаиндексы - 52403,8 генә, шуңа күрә ул өченче баскычны били.
Читайте нас: