Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2018, 12:25

Күпер киләсе елда ремонтланачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Дуван районында булганда Мәләкәс елгасы аша күперне карады.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Дуван районында булганда Мәләкәс елгасы аша күперне карады.


Бу күпер белән Сальевка авылында яшәүче 2 меңгә якын кеше көн саен файдалана. Аннан авыр йөк машиналары да чыгып йөри. 1992 елда төзелгән күпер бүген авария хәлендә.
Радий Хәбиров шушы күперне ремонтлау өчен республика бюджетыннан акча бүленәчәген белдерде. Ремонт эшләре 2019 елда башкарылачак.
Шулай ук, Радий Фәрит улы Тастүбә авылында фельдшер-акушерлык пункты төзү турындагы мәсьәләләрне дә тикшерде.


Читайте нас: