Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 ноябрь 2018, 17:15

Салынган һәр сум үсешкә эшләргә тиеш

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга “2019 елга һәм 2020-21 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын, шулай ук, якындагы өч елга төбәкнең бюджет-финанс сәясәтен күрсәтүче башка документлар һәм материалларны тикшерүгә кертте.

Элегрәк закон проекты Хөкүмәт утырышында тикшерелгән иде.
– Бюджет проекты – тотрыклы һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Күп еллардан соң беренче тапкыр социаль инфраструктурага күп акча салдык, – диде Радий Хәбиров. – Безнең бюджет сәясәте һәрвакыт республика халкы мәфәгатьләренә нигезләнеп корылачак. Салынган һәр сум шәһәр һәм районнар үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга эшләргә тиеш. Киләсе юбилей елында без дистәләрчә социаль объектны файдалануга тапшырачакбыз. Мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханә, поликлиника, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәни һәм спорт үзәкләре төзүне дәвам итәчәкбез. Арытаба да шушы юнәлештә барачакбыз.
Киләсе елда бюджет керемнәре – 172,2 миллиард сум, чыгымнар 192,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. 20 миллиард сум күләмендәге дефицит узган елларда тупланган резервлар исәбенә тәэмин ителгән.
Бюджет чыгымнары структурасында барлык социаль өстенлекләр дә киңәйтелгән. Элегрәк расланган өч еллык бюджет күрсәткечләре белән чагыштырганда, яңа проектта бюджет өлкәсенә, төзелешкә, социаль объектларны ремонтлау һәм җиһазландыруга, халыкка социаль түләүләргә, автомобиль юллары хәвефсезлегенә һәм сыйфатына, авылларга ярдәм күрсәтүгә, гражданнарның торак шартларын яхшыртуга чыгымнар арттырылган.
Читайте нас: