Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 сентябрь 2018, 19:06

Тормыш юлыннан дин белән атлый

Зөфәр Кәрам улы Сәлимгәрәев ничә яшьтә булуын яшерми, аңа — 76, әмма ул әле булса Языково үзәк район дәваханәсендә табиб-невролог булып хезмәт юлын дәвам итә, спорт һәм яраткан шөгыльләре өчен вакыт таба. Мәкаләбез героеның озак яшәү сере нидә, көч һәм куәтне кайдан ала соң ул? Әлеге мәкаләбез шул хакта булыр.

Зөфәр Кәрам улы белән таныштырып торуның кирәге юк. Район дәваханәсендә ул 42 ел табиб булып эшли. 15 ел шушы учреждениене җитәкли, баш табиб була. Аның тарышлыгы аркасында район дәваханәсендә хиурургия һәм терапия корпуслары, поликлиника бинасы сафка керә. Әмма болардан тыш, вакытында табиблар өчен 22 йорт төзетүен ул үзенең иң зур хезмәте дип саный.

Аның гомум “докторлык” стажы 48 ел. Хезмәттәшләре аны уникаль белгеч дип исәпли. Сәлимгәрәевның кайчандыр хирург, педиатр һәм гинеколог булып эшләгәнен күпләр белмидер әле.

— Табигатем белән мин бик мавыгучан кеше. Бер урында таптанып торуны җаным сөйми. Шуңа мин гомер буе укыдым, белем алдым, яңалыкка омтылдым. Һәм озак яшәвемнең сере нәкъ шул дип исәплим, — дип уртаклаша Зөфәр Кәрам улы. — Юллама буенча Кыйгы районында участок дәваханәсендә эшли башлагач табиблар җитешмәве белән күзгә күз очраштым. Хирург белгечлегенә укырга туры килде. Бик күп уңышлы операцияләр ясадым, зур тәҗрибә тупладым, бу эшне җаным белән яраттым. Мөгаен, мин моңа бөтен гомеремне багышлаган булыр идем, әмма сәламәтлек торышы аркасында хирург карьерасына нокта куярга туры килде.

Аннан соң неврологияне, энә терапиясен үзләштердем. Авыруларны дәвалаганда медицинаның төрле тармакларында туплаган белемемне һәм тәҗрибәмне мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышам. Миңа һәрвакыт актив булырга ярдәм иткән сәбәпләрнең икенчесе — сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Мин бервакытта дла спиртлы эчемлек кулланмадым һәм тәмәке тартмадым. Элек тә, хәзер дә спорт белән шөгыльләнәм. Сезон барышында мотлак рәвештә якындагы урманда чаңгы белән йөрим, табигатьнең хозурлыгына сокланам. Шөкер, хатынымны, балаларны һәм оныкларымны да спорт белән мавыгырга өйрәтә алдым. Моңардан тыш, миңа калса, һәркемнең күңеленә якын, җан рәхәте биргән, стрессларга каршу торырга куәт өстәгән шөгыле булырга тиеш. Чөнки без һәрвакыт каршылыкларга юлыгып торабыз, килешәсезме? Аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк, кире очракта алар бик күп авыруларга нигез була. Минем тагын бер шөгылем — шахматлар һәм теннис. Әгәр мине төнлә уятып: “Әйдә, шахмат уйнап алабыз”, дисәләр, мин шунда ук сикереп торып, рәхәтләнеп берәр партия уйный алам. Мин дингә өлкән яшькә җиткәч килдем. Хәер, минем очракта болай дию дөрес тә түгелдер. Тамырларымда дини кешеләр күп, һәрвакыт күңелемдә дин булды. 2007 елда Уфада Ислам университетын тәмамладым, аннан соң шунда ук улым Азат һәм оныгым Нияз да белем алды. Шуннан бирле Ислам кануннарын үтәп яшим.

Әлбәттә, медик буларак та, гади кеше буларак та, күп нәрсәнең геннарга бәйле булуын ачык әйтә алам. Минем нәселдә озын гомерлеләр аз түгел. Әнием 92 яшькә җитте, соңгы көннәренә кадәр зиһенле, үз акылында булды, әни яклап картәтием 87 яшендә вафат булды. Мин дә әле якты дөньяны ташлап китәргә җыенмыйм.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Зөфәр Сәлимгәрәев 1942 елның 2 сентябрендә Илеш районы Тыпый авылында дөньяга килгән. БАССРның атказанган табибы, Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы. Өч бала әтисе. Шуларның икесе әтиләре юлыннан киткән. Кызы Айгөл Зөфәр кызы — табиб, УЗИ-диагност, улы Рөстәм Зөфәр улы — табиб анестезиолог-реаниматолог. Кече улы Азат — УДНТУ студенты.
Читайте нас: