Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 сентябрь 2018, 16:56

Район ветеринария хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез – Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Сезнең һөнәр – иң катлаулыларның берсе, чөнки ул һөнәри осталыктан тыш, үз эшеңне бар күңелеңне салып башкаруны, физик көч, пациентларга игътибарлы булуны һәм терлекләр генә түгел, ә кешеләр сәламәтлеге өчен дә олы җаваплылык тоюны таләп итә.

Районда уңай эпизоотик хәл саклау, терлекчелек продукциясенең хәвефсезлеген һәм югары сыйфатын тәэмин итү, куркыныч авыруларны искәртү буенча чаралар үткәрү, авыл хуҗалыгы терлекләре авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның яңа ысулларын куллана белү – болар һәммәсе эшкә намуслы мөнәсәбәт күрсәтүне таләп итә. Күзгә ташланып бармаган, әмма кирәкле хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз сезгә карата олы ихтирам уята. Эш барышында килеп туган хәвефле хәлләрне югары профессионализмыгыз ярдәмендә җиңә барыгыз. Эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, якыннарыгызыга һәм үзегезгә тыныч күк йөзе телим.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Ю.А.КОЗЕМАСЛОВ.
Читайте нас: