Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 август 2018, 18:28

Гаилә сагында яңа хезмәт

Социаль ярдәм — көн саен башкарыла торган катлаулы, зур җаваплылык һәм шул ук вакытта олы сабырлык, ярдәмгә мохтаҗларны ихлас яратуны таләп итүче эш. Районның “Гаилә” үзәге белгечләре үзләренең эш-гамәлләре белән моны көн саен дәлилли.

13 августта бүлек белгечләре район үзәгендә балалар уен мәйданчыгында “Без — Русия киләчәге” дип аталган темага асфальтка рәсем төшерү буенча конкурс оештырды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар катнашты. Чара башында белгечләр Русия тарихына байкау ясады. Артабан балаларга төсле бурлар таратып бирделәр һәм киләчәктә үзләрен нинди һөнәр ияләре итеп күрүләрен рәсемгә төшерергә куштылар. Бер генә рәсем дә игътибарсыз калмады. Яшь сәләтләрнең барысы да бүләкләр алып сөенде.

15 августта Языково паркында “Табигать турында иң яхшы хикәяләр” әдәби-экологик сәгать үтте. Чараны алып баручылар безнең тормышта флора һәм фаунаның әһәмияте турында бәян итте. Артабан малайлар-кызлар рәсемдә төшерелгәннәргә үз аңлатмасын бирде, табышмаклар чиште һәм викторина сорауларына җавап эзләде. Шунысы куанычлы, балалар Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм кошлар турында күп белә.

17 августта бүлек психологы балалар белән үзара дустанә атмосфера булдыруга юнәлтелгән тренинг үткәрде. Катнашучыларның барысы да “Йолдызлар тән сакчысы” һәм “Көнгерә” командаларына һәм рольләргә бүленде. “Мария Ивановна”, “Баш”, “Мин — бала” психологик уеннарында барысы да актив катнашты. Тренинг кәеф күтәрүгә булышлык итте. Чара ахырында катнашучыларның барысы да татлы бүләкләргә ия булды.

25 августта сәгать көндезге 12дә Языково авылы паркында “Хәвефсезлек дәресләре” темасына багышланган гаилә ялы оештырылачак. Бүлек белгечләре барыгызны да катнашырга чакыра!

5 сентябрьдә “Гаилә” үзәгендә “Гаилә консультацияләре көне” үткәреләчәк. Белгечләр психологик һәм юридик характердагы сорауларга җавап бирәчәк, бала тәрбияләгән гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында аңлатачак.

Бүлек Языково авылы, Пушкин урамы, 13 адресы (1нче кат, 5 санлы бүлмә) буенча урнашкан, телефон 2-28-21.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: