Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 август 2018, 17:57

Дус һәм ярдәмче таптык

Русиядә ирекмәннәр хәрәкәте 80нче еллар ахырында барлыкка килә, хәер, әгәр тарихка күз салсаң, ирекмәнлекнең һәрвакыт булганын күрәбез, мәсәлән, шәфкатьлелек туташлары, тимурчылар һәм пионерлар хәрәкәтләре, табигать һәм һәйкәлләрне саклаучы төркемнәр — боларның барысын да шушы сафка кертергә мөмкин.

Ирекмәннәр хәрәкәтенең бүгенге үсеше социаль мәсьәләләр үсешенә бәйле, бүгенге икътисади шартларда аларны хәл кылуда ирекмәннәр алыштыргысыз роль уйный.

Быел — Ирекмәннәр елы, шуңа бәйле Пришиб авыл мәдәният йортында һәм немец тарих-мәдәни үзәгендә авыл ирекмәннәре генә түгел, ә Уфа ирекмәннәре белән дә актив эш алып барыла. Алар безгә килеп фикерләре, идеяләре һәм планнары белән уртаклашалар, әйткәндәй, бер дә буш кул белән килмиләр, бу юлы балалар белән эшләү өчен канцелярия товарлары һәм музей экспонатлары алып килгәннәр иде.

Таныш булыгыз: Анжелика Мөхетдинова, Башкортстан төзелеш архитектура һәм коммуналь хуҗалык колледжының 2 курс студенты, ул авыл мәдәният йортына язын килгән иде һәм шул чакта безнең эш, немец тарих-мәдәни үзәк музее эшчәнлеге белән бик кызыксынды. Баш белгеч Юлия Артес кызыклы әңгәмә үткәрде, экскурсия оештырды. Немецларның язмышы турында җанлы сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Пришиб авылында немецлар аз калса да, һаман туган немец телендә сөйләшүләре гаҗәпләндерде аны. Анжелика әйтүенчә, ул безнең турыда интернетта күп укый, соңгы арада телевидениедә дә еш күрә икән.

Юлия Артес,

немец тарих-мәдәни үзәк мөдире.
Читайте нас: