Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 август 2018, 18:16

Чәчкәләр бәйләмеме әллә авыруга ярдәмме?

“Югалтулар юк” хәйрия ярдәме фонды Башкортстанда яшәүчеләрне “Балалар чәчәкләр урынына” акциясендә катнашырга һәм авыр чирле балаларга ярдәм күрсәтергә чакыра.

“Традиция буенча 1 сентябрьдә Белем көне уңаеннан укытучыларга, завучларга, мәктәп директорларына күпсанлы чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр, берничә көннән алар шиңә. Әмма сезнең бу гөлләмәләрегез изге эшкә әйләнергә мөмкин. Укытучыгыз, әти-әниләр һәм укучылар белән берәр чәчкә алып килеп, уртак бер гөлләмә ясау турында сөйләшегез. Ә зур-зур гөлләмәләр сатып алудан янда калган акчаны быел авырулары аркасында парта артына утыралмаячак авыр чирле балаларга юлларга мөмкин”, — ди оештыручылар.
Былтыр фондның мондый акциясендә республиканың 8 мәктәбе катнашкан иде, 34 200 сум акча җыелды. Моның аркасында онкогематологик авыру балаларны Д.Рогачев исемендәге клиникада махсус тикшерү чыгымнарын түләргә мөмкин булды. Акчаны фондка сайтта, шулай ук 3443 санына “ДАРЮ” сүзе белән сумманы күрсәтеп (мәсәлән, “Дарю 100”, яисә “Дарю 500”) күчерергә мөмкин.
Белешмә. “Югалтулар юк” — Башкортстанда онкологик һәм гематологик авырулы балаларга һәрьяклы ярдәм күрсәтүче бердәнбер фонд, яман шешне иртә стадиядә ачыклау буенча агарту эшләре алып бара.
Читайте нас: