Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 август 2018, 18:57

Белем көне күчерелми

1 сентябрь быел шимбәгә туры килә, шуңа гәзит укучылар “Белем көнен дүшәмбе – 3 сентябрьгә күчермиләр микән?” дип кызыксына.

Республика укучылары шимбә, 1 сентябрьдә укый башлаячак. Башкортстанның мәгариф министры, БСТ каналындагы “Сәлам” тапшыруында республикада уку елы башлану көне күчерелмәячәк, дип белдерде.

“Белем көне агымдагы уку елында шимбәгә туры килә, бу көнне ял итүче әти-әниләр балаларын мәктәпкә озата алу мөмкинлегенә шатланадыр, дип уйлыйм. 1 сентябрь күчерелми”, – дип җавап бирде Мәгариф министрлыгы җитәкчесе.

Киләсе елда исә Белем көне якшәмбегә туры килә.

Хәбәрче.
Читайте нас: