Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 август 2018, 18:44

Бала күңеле – пыяла...

Шушы көннәрдә Благовар авылындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә республиканың төрле почмакларыннан килгән 15 бала өчен чираттагы заезд башланды.

Малай-кызларның кайберләре моңа кадәр дә килгәне булган. Мәгълүм үзәктә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яшьтәшләре белән аралашырга һәм үз-үзләренә йомылмаска ярдәм итәләр. Күптән түгел филиал мөдире вазыйфалары Альбина Сафуан кызы Казыйхановага йөкләтелде.

Көн саен балалар белән психолог, логопед шөгыльләнә, дәвалау физкультурасы буенча күнегүләр үткәрелә, үзәк тәрбияләнүчеләре массаж сеансларын барына караганда ныграк ярата. Көннең икенче яртысында иҗади күнегүләр, үстерү, хәрәкәтле уеннар, ярышлар үткәрелә.

Тернәкләндерү үзәгендә дәвалану курслары үткән балалар барысы да аралашырга ярата, үзләре йомшак күңелле, сәләтлеләр, хисчәннәр, тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәте ихласмы-түгелме икәнен шунда ук күреп-сизеп торалар, аларны ясалма кыланыш белән алдый алмыйсың,шуңа яннарына һәрчак ачык күңел белән барырга кирәк. Тәрбияче апаларына нык ышаналар, күп вакытны бергә үткәрәләр, бергәләшеп төрле кул эшләре ясыйлар, матур итеп рәсем төшерәләр, җыр-биюгә осталар. Әле алма-бал спасына багышланган бәйрәмгә әзерләнәләр.

Заезд 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: