Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2018, 17:46

Яңгырлар куркыныч түгел хәзер

Янбахты авылында күпфатирлы ике катлы йортта яшәүчеләр хәзер йорт түбәсе өчен борчылмаячак, һәм ул аларга озак еллар хезмәт итәр дип ышанасы килә. Узган атнада ремонт эшләрен кабул иттеләр, түбәсе чагу кызыл төстәге профнастил белән ябылган йорт хәзер әллә кайдан күренеп тора.

Күпфатирлы торакка капиталь ремонт программасы илдә дүртенче ел гамәлдә, шушы вакыт эчендә мәгълүм программа кысаларында районда тугыз йортта ремонт ясалган. Район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Т.Мостаев әйтүенчә, капиталь ремонт өчен квитанцияләрне вакытында түләүчеләр яшәгән йортлар чиратта беренче урында тора.
Йортта ремонт эшләрен белгечләр генә түгел, ә фатир хуҗалары үзләре дә карап, күзәтеп торган, бар нечкәлекләренә төшенергә тырышкан, шуңа да нәтиҗәсе күз алдында.
Ремонтны район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Т.Мостаев, Былышлы авыл Советы АБ башлыгы Р.Габидуллин, “Система” ҖЧҖ подряд оешмасы җитәкчесе И.Рафиков һәм йортта яшәүчеләр кабул итте.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: