Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2018, 17:23

Туган республикабызны өйрәнәбез

Җәйге эссе көннәрдән файдаланып, чит илдә түгел, ә туган Башкортстаныбызда үзебезгә ял оештырырга карар иттек. Республикабызда шундый матур табигатьле урыннар булганда чит ил курортлары һәм шифаханәләре бер якта торсын.

Күп уйлап тормадык, Гафури районына сәфәр кылдык. Иске Күчәрбай авылының “Балкыш” фольклор төркеме, “Тылсымлы йомгак” түгәрәге, вокал, “Умырзая” һәм “Хыял” театр коллективлары, “Акинәйләр” клубы әгъзалары Таш асты авылына экскурсиягә барды. Хозур табигате белән таң калдырган, республикадан гына түгел, хәтта күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдән туристларны җәлеп иткән искиткеч гаҗәеп урын бу. Биредә Казан шәһәре Ветеринария академиясендә белем алучы Африка егете Ариэльне очратуыбыз чит ил туристлары дигән сүзебезгә ачык дәлил булып тора. Яңа танышыбыз, безнең кебек үк, биредәге табигатьтән һәм урында яшәүчеләрнең кунакчыллыгыннан сокланып туймады.

Таш асты авылы Җилем елгасы ярында, Уклы кыя тавы астында урнашкан. Нәкъ шушы кыя урындагы ландшафтны үзенчәлекле итә дә инде. Елга, гүя галәмәт зур кайчы белән урманлы тауны кисеп, табигатьнең бар хозурлыгын күрсәтә. Уклы кыя — Кызыл таш тавының дәвамы. Кыялар ук кебек очлы булган өчен аңа шундый исем биргәннәр. Ул төньяктан көньякка берничә километрга сузылган, биеклеге 1800 м.

Җилем елгасы бик тирән һәм күз яше кебек чиста. Ерак юлдан соң без анда рәхәтләнеп коендык.

Аннан соң БРның халык шагыйре Мәҗит Гафури паркында булдык, андагы чисталык һәм тәртип, күпсанлы чишмәләр таң калдыра. Күренеп тора, гафурилылар бөек шагыйрь истәлеген кадерләп саклый һәм ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтә, паркны тотуга зур игътибар бүлә.

Легендар каһарман Миңнегали Шәйморатовның туган җире — Кырмыскалы районы Шәйморатов авылына бару экскурсиябезнең соңгы ноктасы булды. Авыл уртасында ял паркы урнашкан, биредә халык каһарманы, Бөек Ватан сугыш елларында танылу тапкан 112 санлы Башкорт кавалерия дивизиясе командирына һәйкәл куйганнар. Баксаң, генерал Шәйморатов турында һәркайсыбыз нинди дә булса бер кызыклы мәгълүмат белә икән. Беребез гид ролен башкарды, ул безгә генералның тормыш һәм хәрби юлы турында сөйләде. Соңыннан барыбыз бергә кечкенәдән таныш “Шәйморатов генерал” җырын башкардык һәм истәлеккә фотога төштек.

Сәфәребез танып-белүгә генә корылмады, табигать кочагында рәхәтләнеп, күңелебез булганчы ял да иттек. Уха, файдалы үләннәрдән чәй, дустанә аралашу, балачак уеннары — болар барыбызның да йөрәгендә кадерле истәлек булып сакланыр бер мизгел булып калды. Әмма без төшенкелеккә бирелмибез, чөнки алда безне тагын да чагу мизгелләр көтә. Августта туган Башкортстаныбыз буйлап яңа экскурсиягә җыенабыз, сез дә безгә кушылыгыз.

Гөлнара Хәммәдиярова, Иске Күчәрбай авылы.
Читайте нас: