Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2018, 17:38

Юллар изге урынга илтә

Чишмә поселогы янында урнашкан Хөсәен бәк мавзолеена мөселманнар агымы туктамый. Ун елдан артык инде монда “Мин Исламны өйрәнәм” фестивале үтә. Быел 15нче тапкыр үткәрелде.

Район Мәдәният сараенда конкурста катнашучылар, аларның җанатарлары, республика районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән кунаклар җыелды. Исламны өйрәнүче ике йөздән артык кеше, иң кечеләре мәктәпкә дә төшмәгән әле, яшенә һәм өйрәнү “стажына” карап, 4 номинациядә ярышты һәм Изге Коръәнне ничек белүләрен күрсәтте. Бу көнне алар өчен үзенчәлекле имтихан оештырылды. Билетта динне белү буенча интеллектуаль сорау яисә Коръәннән сүрә уку биреме эләкте. Конкурстан соң балалар Коръәнне уку бер дә авыр түгел, ә кызыклы булуын әйтте.

Шул ук вакытта Хөсәен бәк мавзолее янындагы Ак зиратта республика имамнары Шәйхелислам, Баш мөфти, РФ Үзәк Диния назәрәте Рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелегендә Ватаныбыз тынычлыгы өчен һәм Аллаһы Тәгалә мәрхүм имамны ярдәменнән ташламасын дигән теләк белдереп дога кылды. Мәгълүм булуынча, бу танылган мөселман мәгърифәтчесе хәзерге Башкортстан биләмәсендә иң беренче ислам динен таратучы булып тора. Аның сөлдәсен ике ел элек Чишмә җирендәге мавзолейга күчереп җирләделәр. Мөселманнар өчен изге саналган әлеге урынга Русия генә түгел, ә чит илләрдән дә дин тотучылар килә. Алты гасыр үткәннән соң да бу урында Коръән сүрәләре тынмый.

Дога укылганнан соң Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин “Мин Исламны өйрәнәм” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Беренче номинациядә (балалар һәм мәчеттә беренче ел укучы балалар арасында) якташыбыз, Языково мәктәбенең 2Б класс укучысы Илназ Бикмәевның җиңүе куанычлы. Малай диндарлар гаиләсендә тәрбияләнә. Әтисе, Языково мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Бикмәев улының шөгылен хуплый.

Икенче номинациядә (мәчеттә икенче ел белем алучылар) җиңүчеләр арасында да якташыбыз бар. Ул – Таң авылыннан Азалия Әхмәтшина. Ә иң бәләкәйләр арасында Языково авылыннан биш яшьлек Саидакбер Саттаров өченче урынны алган. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: