Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2018, 17:27

Гәзит яшәячәк!

Агымдагы елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе артта калды. Бу вакыт эчендә “Благовар хәбәрләре” гәзите редакциясе Языково авылы базарында берничә тапкыр Абунәче көнен үткәрде, хезмәткәрләребез барлык оешмаларда булды һәм һәркемне район гәзитенә язылырга өндәде.

Мәгълүм кампания чорында район үзәге базарында соңгы тапкыр оештырылган Абунәче көнендә без благоварлыларга гәзиткә язылырга нәрсә комачаулавын ачыклар өчен халык арасында сораштыру үткәрдек.

Баксаң, укучыны гәзиттән аерылырга мәҗбүр иткән иң беренче сәбәп — язылу бәяләренең югары булуы. Даими укучыбыз Рәхилә әйтүенчә: “Кыйммәт шул!”. Шулай да, ул яраткан гәзите белән ярты елга аерылырга теләмәде һәм беравык уйланганнан соң язылырга булды.

Шунысын билгелисе килә, гәзит бәясе турыдан-туры почтаның югары тарифларына һәм кәгазьгә хак артуга бәйле. Әмма без почта аша алдыруның альтернатив вариантын— гәзитне редакциядән үзегезгә килеп алырга тәкъдим итәбез. Редакциягә һәм Пушкин урамына якын урамнарда яшәүчеләр өчен бу аеруча уңайлы. Коллектив белән дә альтернатив язылып була (10 кеше), ул вакытта гәзитне эш урынына китереп бирәчәкләр. Теләк булса, хәлдән чыгу юлы табыла.

Район гәзитен алдыруга каршы икенче аргумент — “Миңа сезнең район гәзите ния кирәк, мин бөтен яңалыкны интернеттан укып барам”. Мондый “алдынгы карашлы” кешеләр район гәзитенең бетәчәген моннан ун ел элек үк фаразлаган иде инде, янәсе, тәүдә сезгә телевидение, соңрак интернет көчле көндәш булып тора. Әмма, шуңа карамастан, район гәзите күпләр өчен төп басма булып кала килә. Без дә бер урында гына таптанмыйбыз, виртуаль киңлектә эшне җәелдерәбез: үзебезнең сыйфатлы сайтыбыз бар, социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барабыз. Һәм, анализ күрсәтүенчә, интернет безгә дошман түгел, ә, киресенчә, дуска әверелде.

Әмма без, гәзитчеләр өчен күңелгә иң авыры — кайберәүләрнең: “Гәзитегездә укыр нәрсә юк”, диюләре. Моны безнең гәзитне гомерендә бер тапкыр да кулына алмаган һәм алмаячак кешеләр генә әйтергә мөмкин. Мондый сүзләр районның җитди оешмаларында эшләүчеләр һәм югары вазыйфа биләүчеләр авызыннан яңгырый икән, бу аларны һич тә бизәми. Район гәзите форматы буенча ничек кенә бәләкәй һәм финанс тәэмин ителеше буенча ничек кенә тыйнак булмасын, безнең өчен андагы һәр юл кадерле. Әйе, без зур шау-шулар турында, шаккатырырлык, түбән сыйфатлы мәкаләләр язмыйбыз. Бәлки шуның өчен дә кайберәүләрнең гәзитне укыйсы килмидер. Аның каравы, безнең гәзит битләрендә инде тәмам туйдырган “йолдызлар” түгел, ә тормышлары без телевизордан күреп өйрәнгән кешеләрнекенә караганда күпкә лаеклы булган гади кешеләр, атап әйткәндә, укытучылар, табиблар, водительләр, фермерлар турында очерклар урын ала. Туган авылында көнне төнгә ялгап эшләгән һәм ялгызы өч бала тәрбияләгән хатын, яисә 1945 елда Берлинга кадәр барып җиткән сугыш ветераны, һичшиксез, зур игътибар һәм тирән хөрмәткә лаек. Арттыруларсыз бер нәрсәне әйтергә була, без һәр абунәчебезне диярлек танып беләбез һәм аларның бер генә мөрәҗәгатен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз.

Кояш астында үз урыныңны табу өчен мәңгелек көрәш баруга карамастан, пессимистик фаразларга күз йомып, без шуны катгый рәвештә әйтә алабыз: безне җирләргә ашыкмагыз! Сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат алырга теләгән кешеләр булганда, благоварлылар яраткан гәзитләрен өйләрендә зарыгып көткәндә — гәзит яшәячәк әле!

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: