Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2018, 18:16

Сезгә насыйп якты көннәр мәңге бетмәсен!

95 яшен билгеләгән Фәрзәнә Рәхмәтуллина, 90нчы җәйләрен каршылаган Гаширә Абдракипова һәм Ләбибә Нигъмәтуллинага китапханә, мәдәният йорты һәм авыл Советы хезмәткәрләре зур бәйрәм бүләк итте.

Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов акъәбиләрне гомер бәйрәмнәре белән ихлас котлап, район хакына башкарган күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, рух ныклыгы, сәламәтлек һәм бала-оныклар куанычы теләде. Район җитәкчесе тантаналы шартларда юбилярларга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Олуг юбилейларын билгеләүчеләрне Былышлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Габидуллин да җылы сәламләде. Үзешчән артистлар Фәния Гомәрова, Рәмзилә Асаева, Флорида Зәйлалова, Гүзәл Кашаева, Надежда Постнова, Фәрит Фәрхетдинов тантана сәбәпчеләренә багышлап моңлы җырлар һәм дәртле биюләр башкарды. Юбилярлар мондый бүләккә тагын да ихлас сөенде.

— Без кая да булса бик сирәк чыгабыз. Авыру-сызлануларыбызга карамастан, бүгенге бәйрәмгә килүебезгә бик шатбыз. Сезнең аркада без янә яшьлегебезгә әйләнеп кайттык. Авыл биләмәсендә өлкәннәргә, озын гомер кичерүчеләргә шулкадәр кадер-хөрмәт күрсәтелүе бик куанычлы. Киләчәк буын өчен тырышуларыбыз һәм хезмәтебез онытылмый. Безнең өчен иң мөһиме — авылдашларыбызның ихтирамы һәм истәлеге.

Кичә барышында һәр юбиляр озын һәм авыр гомер юлындагы хатирәләре белән уртаклашты. Алар 90 һәм 95тә дә элек булганнарны кичәгедәй яхшы хәтерли.

Яшьлекләре сугыш, ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык елларына туры килгән бу гади авыл хатыннарының язмышы бер-берсенекенә нык охшаш. Фәрзәнә Дәүләтгәрәй кызы Рәхмәтуллина 1923 елда Былышлыда дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа педагогия техникумына укырга керә. Әмма кызның уй-ниятләре гамәлгә ашмый — Бөек Ватан сугышы кабына. Укуны ташларга мәҗбүр була һәм финагент булып эшли башлый, артабан хезмәт биографиясен балалар бакчасы мөдире булып дәвам итә. Ире Кәшфулла Гатаулла улы белән алар озак еллар бер җан булып яши. Икесе дә иртә таңнан колхозда эшли. Дүрт балага гомер бүләк итәләр, аларның барысы да лаеклы, хөрмәтле кешеләр. Кәшфулла ага озак еллар авылның имам-хатыйбы була. Ни кызганыч, бүген ул арабызда юк инде. Әмма Фәрзәнә апа үзен ялгыз дип санамый. Балалары һәм оныклары аны кадер-хөрмәттә яшәтә.

Гаширә Зәйнәбетдин кызы Абдракипова да тумышы белән Былышлыдан. Бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Биредә ул яраткан ире Гыйндулла Хәбибулла улы белән гаилә кора, әни булу бәхетен кичерә. Аларның дус-тату гаиләсендә өч батыр уллары дөньяга килә. Гомер буе колхозда эшли. Төрле эшләр башкаручының хезмәте ничек кенә авыр булмасын, Гаширә һәрвакыт алдынгы була. Социалистик ярышларда берничә тапкыр җиңү яулый, Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бүген дә кул кушырып утырмый.

Авылдашлары әйтүенчә, Ләбибә Әхмәтҗан кызы Нигъмәтуллинаның элекке еллардагыча, почтальон булып эшләгәндәге кебек үк көч-куәте ташып тора. Тәбәнәк буйлы бу ханым гәзит-журналлар, хатлар һәм посылкалар белән тулы сумкаларны бер авырлыксыз ничә еллар иңендә йөрткән.

Ләбибә әби бик иртә тол кала. Ире Мансур Әхмәдулла улы вафат булгач, ул дүрт баланы ялгызы үстерә. Иң кечесе Маратка бер яшь тә тулмаган була. Өстәвенә, кайнасы Миңзифа һәм нәнәсе Маһинурны да тәрбияли. Балаларым ким-хур булмасын дип, ул көне-төне эшли. Ничек кенә авыр булса да, барысын да аякка бастыра, кеше итә.

Бу мөлаем йөзле әбиләр бүген кадер-хөрмәт кичереп яши. Аларның картлыгы бәхетле һәм тыныч. Шуның өчен дә йөзләреннән елмаю төшми, алар яшьләргә үрнәк булырлык тормышларыннан канәгать.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: