— Йорт түбәсе “Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау” төбәк программасы кысаларында ремонтлана. Подрядчысы – “Система” ҖЧҖ, — ди район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Таһир Мостаев. — Бу районда әлеге программа буенча ремонтланган тугызынчы йорт.
Фатир хуҗаларының шатлыгын аңларга мөмкин, чөнки 1970нче еллар башында төзелгән йортта бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган.
— Дүрт ел элек үзебезнең көч һәм тырышлык белән су һәм канализация торбаларын, бераз соңрак подъезд тәрәзәләрен һәм ишекләрен алыштырган идек. Ә менә искереп беткән түбә аркасында күңелсезлекләр аз булмады. Шуңа, “Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау” программасына кертүләрен белгәч, бик сөендек. Түбәне яңарткач, йортыбыз бөтенләй үзгәреп китәчәк, — ди йорт буенча җаваплы Лидия Халикова.