Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2018, 18:38

130 ел озынлыгындагы юл…

Төпкелдәге авылларда бәйрәмнәр, төрле күңел ачу чаралары ния шулай күңелле һәм күмәк кеше катнашлыгында үтә? Моны кешеләрнең кече туган илләренә тартылуы, нәселләре тамыр алган урында җан-тәннәре белән ял итү шатлыгы тоя алулары белән аңлатырга мөмкиндер.

Авылда туып шәһәрдә яшәүчеләр дә кояш җирне җылытып, яшел үлән баш калкыту белән иртә саен сандугач моңын тыңлау, яңа савылган сөт эчү, күршеләр белән капка төбендә кич утыру өчен туган нигезләренә ашыга бит.

Каргалы мәктәбенең 130 еллыгына багышланган бәйрәм дә менә шулай газиз туган ягын сагынып кайткан авылдашлар арасында ифрат матур үтте. Аны мәктәп директоры Тәлгать Тимерхан улы белән башкорт теле укытучысы Гүзәл Миңнеәхмәт кызы Үтәшевлар алып барды. Тәлгать Тимерхан улының мәктәп тарихы турында чыгышы “Ак чәчәкләр” кинофильмы белән башланып китте. Романның һәм фильмның төп герое прототибы итеп Каргалыда туып үскән Әбүбәкер Терегуловны, медицина өлкәсендә татар милләтеннән тәүге профессорны сайлаганнар.

Бу көнне укытучы-ветераннарга хөрмәт күрсәтелде, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар белән таныштырдылар, спонсорларга рәхмәт әйттеләр, кайчандыр шушы мәктәптә белем алган 95 яшьлек Камәр Үтәшева чыгыш ясады. Иң беренче булып чарага Рида Азиева белән Зәйтүнә Терегулова килде, ә җәмгысы Каргалы мәктәбен тәмамлаган 200дән артык кеше җыелды. Башлангыч класс укучылары һәм 9 класс тәмамлаучылар кунакларга үзләренең талантын күрсәтте.

Очрашуда катнашучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары В.Ш.Кадыйров белән мәгариф бүлеге начальнигы З.Р.Ишметов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук Каргалы мәчете имам-хатыйбы М.Х.Гайсин изге теләкләрен җиткерде. Укытучыларны һәм хезмәттәшләрен Л.Ә.Гафарова котлады.

Укытучы-ветераннар Мамлиева Пәүзә Мөхәммәтдин кызы, Мамлиева Мөнирә Сафуан кызы, Еникеева Венера Батыр кызы, Бәширова Ләбибә Солтан кызының исемнәре мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бәйрәмдә башкалар белән беррәттән аларны да күреп укучылары ихлас шатланды. Минияр Хәбир улы Гайсин Ленин ордены белән бүләкләнгән укытучы-ветеран Еникеев Дәүләтша Мөхәррәм улы турында бәян итте.

Алсу, Флорида, Гөлшат Сөндековалар, Тәлгать, Лиана Үтәшевлар, Гүзәл Ильясова, Радик Сабитов, Динә Дулатова, Зөлфия Еникеева, Рәмилә Булатова, Гөлнара Терегулова тырышлыгы белән әзерләнгән зур концерттан соң классташлар очрашуы табигатьтә дәвам итте. Бәйрәм клубта дискотека һәм чагу төстәге салют белән тәмамланды.


Кунаклар белән бәйрәм турында сөйләшәбез.

Еникеев Алик Кәшфи улы, мәктәпне 1973 елда тәмамлаган, эчке хезмәт подполковнигы, Уфа шәһәре:

— Мәктәп артабангы тормышыма яхшы старт мәйданчыгы булып тора. Укытучыларыбыз безгә яхшы, бай белем, матур тәрбия бирде. Зур рәхмәт аларга. Шунысы сөенечле, Каргалы мәктәбе бүген дә электән килгән традицияләргә тугры кала. Әтием сугышта катнашкан, һәм без ел саен 9 майда авыл зиратында җыелып әти-әниләребезне һәм якыннарыбызны искә алабыз.

Әниле-кызлы Әлфия Муса кызы Үтәшева белән Алина Равил кызы Абдрахманова, мәктәпне 1976 һәм 2006 елда тәмамлаучылар, Уфа шәһәре, Бүздәк авылы:

— Күңел түрендә белем учагы турында тик якты хатирәләр саклана. Мәктәпнең юбилее үткәреләчәген ишеткәч, бөтен эшләрне читкә куеп авылга ашыктык. Яраткан укытучыларыбызны таза-исән күрү — зур шатлык барыбыз өчен дә. Алар үткәргән рус, немец теле дәресләрен һичкайчан онытачагыбыз юк.

Рәмил Килмәматов, фоторәссам, 1950 елда тәмамлаган, Уфада яши һәм Красноусольскийдан килгән өч туган апасы Венера Ильясова:

— Бүген классташларыбыз белән туган җирдә 51нчегә очрашуыбыз. Тәүдә мәктәптә очрашабыз, соңыннан табигать кочагына чыгабыз, бу безнең өчен традициягә әйләнде инде. Һөнәр сайлауда хәлиткеч роль уйнаган класс җитәкчебез Әлфия Солтан кызы Якиеваны, физика укытучысы Ратмир Шәһит улы Якиевны һәрчак рәхмәт белән искә алам.

Яфаев Рәмил Камил улы, “Газпром межрегионгаз Уфа” ҖЧҖнең генеральный директоры урынбасары, мәктәпне 1978 елда тәмамлаган:

— Каргалы мәктәбе бездә дөньяга караш формалаштырды, рухи яктан үстерде, яхшы тәрбия бирде. Туган ягыбыз белән күзгә күренмәгән бәйләнеш безгә яшәү көче биреп тора, изге эшләргә канатландыра. Балаларымны да туган тамырларыбызга якынайтырга тырышам, туган нигезебезне бергәләп карап-тәрбияләп торабыз. Безнең мәктәптә үз һөнәрләренә бирелгән бер дигән укытучылар эшләде, һәм Мөнирә Сафуан кызы Мамлиева — шуларның берсе.


Врезка

Мәктәпне ачу тарихы укытучы Еникеев Ибәтулла Фәхретдин улына бәйле. Ул тәүдә — Уфа приход өяз училищесын, соңыннан Ырынбур Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Фанатикларча дингә бирелгән мулла йогынтысында балаларын рус-татар мәктәбенә бирергә теләмәгән кешеләр арасында зур аңлату эше алып бара. “Чит училищелар турында кагыйдәләр” дөнья күргәч 1886-1887 уку елыннан, 130 ел элек, рус-татар башлангыч училищесы эшли башлый. 1911 елга кадәр мәктәп бер комплектлы була, укытучы берьюлы өч класска белем бирә. Укучылар саны 40 һәм аннан күбрәк кешегә җитә. 70 укытучы һәм балалары И.Ф.Еникеевның эшен дәвам итә. Мәсәлән, 1913 елда Уфа губернасындагы рус-башкорт һәм рус-татар мәктәпләрендә эшләгән 216 укытучының 60ын, ягъни 27,7%ын һәм Ырынбур губернасында 41 укытучының 10ысын, яисә 25%ын Каргалы мәктәбен тәмамлаучылар тәшкил итә.

1886 елдан 1917 елга кадәр Каргалының ир-егетләр мәктәбендә 450 малай белем ала, 1907 елдан 1917 елга кадәр хатын-кызлар мәктәбен 90 кеше тәмамлый. 1886 елдан 2016 елга кадәр Каргалы мәктәбе 5852 кешене укытып чыгара. Үз авылларыннан тыш, биредә күрше Бүздәк, Чишмә һәм Дәүләкән районнары балалары да белем алган. Шулай итеп, мәктәп татар, башкорт, мордва һәм чуваш балаларын рус теленә өйрәтү буенча интернациональ мәктәп булып тора. Мәгълүм мәктәптән чыккан билгеле кешеләрне санап кына бетерерлек түгел. Ул танылган галимнәргә, полководецларга, язучыларга, медикларга олы тормышка путевка биргән, мәктәпне тәмамлаучылар арасында 40ка якын фән кандидаты һәм докторы бар.

65 бала белем алган мәктәп бүген Благовар урта мәктәбе филиалы булып тора. 1963-2002 елларда белем учагын В.Д.Мамлиев җитәкләде. Т.Т.Үтәшев 2002-2010 елларда җитәкчелек итте һәм 2014 елдан аны янә директор итеп куйдылар.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: