Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2018, 11:48

Эсседә ничек эшләргә?

Русиянең хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте бүгенге кебек кызу көннәрдә эш бирүчеләргә эш сәгатьләрен кыскартырга тәкъдим итә. Бигрәк тә бу эш урыннарында уңайлыклар, кондиционерлары булмаган, хезмәте авыр булган категория эш ияләренә кагыла. Эш бирүче эсседә хезмәткәрләренә эш урынында нормаль температура булдырырга тиеш.

Бу хакта «Известия» Русия Хезмәт министрлыгына сылтанып хәбәр итә.
Русия Хезмәт министрлыгында кондиционерларны ешрак файдаланырга, шулай ук хезмәткәрләргә эштә тәнәфес ясау мөмкинлеген бирергә тәкъдим итәләр. Һава температурасы нормадан тайпылган очракта эш дәвамлылыгы Санитар кагыйдәләр һәм нормативлар тарафыннан билгеләнгән, дип белдерделәр ведомствода.
«Әгәр эш урынында температура 28,5 градуска җитсә, эш дәвамлылыгын бер сәгатькә кыскартырга киңәш ителә. 29 градус булганда – ике, 30,5 градуста — дүрт сәгатькә», — диелә хәбәрдә.
Авыр физик эш белән мәшгульләр өчен эш көне температура 26,5-27,5 градуска җиткәч үк кыскартыла.
Шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш бирүчеләргә хезмәт урыннарында уңайлыклар булдырып, эш вакытында тәнәфесләр ясауны тәкъдим итә, чиста су һәм аптечкада мондый чорда актуаль булган тиешле медикаментларның тәэмин ителешен тикшерергә йөкли.
Читайте нас: