Кешеләр бер-берсе белән ярышып дөнья көтә монда, читтән килүчеләр сокланып карап торсын дип, ихата-кураларын гөл итәргә тырышалар, әле монда, әле тегендә ремонт ясап кына торалар.
Иң беренче булып Әбүбәкер Таҗетдин улы белән Сәйдә Гарифулла кызы Ишбулатовлар йортына тукталдык. Өйдрәкбаш авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Ишбулатов хөрмәтле юбилярларга Башкортстан Башлыгы Р.Хәмитовтан – котлау открыткасы һәм чәй сервизы, авыл Советыннан плед бүләк итте. Әбүбәкер абый белән Сәйдә апа заманында Фрунзе исемендәге колхозда хезмәт салган. Байлык артыннан кумаганнар, иң зур байлыгыбыз — ике балабыз, 9 оныгыбыз һәм 4 туруныбыз, диләр. Оныкларын үстерешеп, бүген туруннар сөю бәхете кичерәләр. Сез күргән рәсемдә дә янәшәләрендә туруннары 6 яшьлек Диана. Ишбулатовлар үз гомерләрендә хәтта бер-ике көн дә аерым яшәмәгән. Әбүбәкер абый хатыны магазинга яисә берәр йомыш белән чыкса, аның кайтканын көтеп алалмый икән. Авыр сумка-пакет күтәреп кайтканын күрсә, шунда ук каршы бара. 1 июльдә гаилә башлыгы 80 яшен билгеләгән.
Икенче гаиләне хаклы рәвештә авыл интеллигенциясе вәкилләре дип атарга мөмкин. Әсхәт Рәхимҗан улы Бәширов белән Филүзә Исхак кызы Абдуллина озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән: гаилә башлыгы директор булган, хуҗабикә башлангыч классларны укыткан. Өч балаларының икесе әти-әниләре юлын дәвам итә. Ә.Р.Бәширов Өйдрәкбаш мәктәбен төзүдә зур өлеш керткән кеше. Авылдашларының олы ихтирамын яулаган педагог-юбилярларны, шул ук вакытта кайчандыр үзенә белем биргән укытучыларын тәбрик итеп, Рәмил Радик улы яхшы тәрбия һәм сыйфатлы белем биргәннәре, укучыларына тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәре өчен барысы исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.
Укытучы кеше кайчан да үрнәк булып кала, шуның кебек Әсхәт Рәхимҗан улы да авылдашлары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, велосипедта йөри.
Фирзинат Самат улы белән Әнүзә Шәйхетдин кызы Сунчалиннар күршеләре белән бер гаилә булып дус-тату яши. Йортлары шундый якты, җыйнак. Оныклары Артур белән Айнур якын кешеләренең тормышын тагын да ямьләндереп евроремонт ясап биргән. Кунаклар киләсен ишетеп, бар нәрсәдә терәк-таяныч булып яшәүче күршеләре Мәрьям белән Мөнирә йөгереп килеп җиткән. Хуҗаларның кызлары Ридага бәйрәм табыны әзерләүдә ярдәмләшкәннәр.
Фирзинат абый заманында алдынгы комбайнчы, чөгендер үстерүче булып дан тотты. Ул бүген дә йорт хуҗалыгында бөтен эшне диярлек үзе башкара. Ә Әнүзә апа бозау караучы, савучы булып эшләгән. Эшкә намуслы карау, үзләренә кушылганны җиренә җиткереп башкару, җиң сызганып йорт хуҗалыгы алып бару кебек сыйфатлары белән 5 оныклары һәм 7 туруннарына күркәм үрнәк булып торалар.
Гизәр Әхкям улы белән Филзә Миңнегали кызы Сәгадиевлар биш балага гомер бүләк иткән. Йортлары бик матур урында, елга буенда урнашкан.
— Бик күркәм гаилә, аларның уллары белән бергә уйнап үстек, аның янына еш барып йөрдем, — дип хәтерли Р.Ишбулатов. — Малай туганнарым булмагач, күрше балаларның күмәкләшеп уйнауларын күреп бераз көнләшеп тә куя идем. Хәзер дә ял көннәрендә бергәләп туган йортларына җыелсалар, машина куяр урын да калмый капка тирәсендә.
Гизәр абыйны тәҗрибәле водитель дип беләбез, ә Филзә апа колхоз эшеннән кайтып кермәде, почтада эшләде. Хуҗабикә бик аралашучан, кеше белән тиз уртак тел таба, ә гаилә башлыгы, киресенчә, аз сүзле.
—Менә шулай бер-беребезне тулыландырып, бер-беребезгә юл куеп, кирәк чакта да дәшми калуны хуп күреп тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлыйбыз, Аллага шөкер, — ди Филзә Миңнегали кызы. — Бер-береңә ышаныч белдерсәң, түземлек күрсәтсәң, тормыш арбасын икең бер булып тартсаң, бөтен авырлыкны җиңәргә мөмкин.
Чираттагы юбилярлар – Радик Мансур улы белән Рәйлә Әбзәлетдин кызы Ишбулатовлар чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торырлык пар. Берничә ел элек гаилә башлыгы инсульт үткәргән, инвалид булып калган. Хәзер йорт мәшәкатьләре хуҗабикә иңендә. Ярый әле уллары белән кызлары бар. Алар әти-әниләренә бөтен эштә ярдәм итеп тора. Шулай да Радик абыйның иң зур таянычы — Рәйлә апа. Үзенең шәфкатьлелеге, тыныч холыклы һәм зирәк акыллы булуы белән хуҗабикә йортларын бәхет нурына күмә...
Радик Ишбулатов 30 ел автомеханик булып, ә тормыш иптәше мәктәп китапханәсендә эшләгән. Шуңадырмы Рәйлә апа китап һәм гәзитләр укырга ярата. Районкага, “Акчарлак”, “Манзара” кебек басмаларга языла.
Безнең ил, бигрәк тә төпкел авыллар элек-электән җирдә тир түккән гаиләләре белән көчле һәм матур булган. Өйдрәкбаш авылының чагу бизәкләре булып торган әлеге гаилә парлары моңа ачык мисал.