Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июнь 2018, 12:25

Журналистика – безнең язмышыбыз

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне алдыннан Уфада Шәһит Ходайбирдинның һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Анда Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы вәкилләре, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты директоры Венера Хәкимова, БР Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, республиканың әйдәүче киң мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, журналистлар катнашты.
Шушы ук көнне Журналистлар берлегенең яңа бинасы ачылды, ул Матбугат йортының тугызынчы катында урнашкан. Соңыннан Шәһит Ходайбирдин исемендәге Йорт-музейда Русия Журналистлар берлегенең 100 еллыгына багышланган “Журналистика – безнең язмышыбыз” конкурсы лауреатларына диплом тапшырылды. Тантанага фидакарь хезмәт еллары мәгълүм тармакта үткән ветераннар чакырылган иде.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре исәбеннән алты лауреат арасында район гәзите баш мөхәррире Лира Гафарова да бар.
Читайте нас: