Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июнь 2018, 12:05

Укучыларга компьютер бүләк иттеләр

Быел Русиядә игълан ителгән Ирекмәннәр елы күпсанлы көнүзәк мәсьәләләрне, шул исәптән мәрхәмәтлелекне популярлаштыру юнәлешендә дә, хәл итәргә тиеш. Ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтергә теләүчеләр районда аз түгел, монысы аеруча куанычлы.

Без алар турында район гәзите аша сезгә дә сөйләргә тырышабыз. Чөнки бу кемгә дә булса ярдәм күрсәтүдән җанына — рәхәтлек, күңеленә ләззәт алырга өлгермәгәннәр өчен менә дигән үрнәк.

Яшь шәхси малтабарлар Ришат Муллагулов һәм Илдар Миңлекәев — Языково авылындагы “Техносила” магазины хуҗалары менә ничәнче тапкыр инде Иске Күчәрбай мәктәбе укучыларына ярдәм итә. Бу юлы алар балаларга стационар компьютер бүләк итте. Бу көн укучыларның хәтерендә мөмкин кадәр озаграк саклансын өчен алар югары класс укучылары белән информатика буенча конкурслар һәм уеннар үткәрде. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алып сөенде. Шатлыкның иге-чиге булмады! Укытучылары белән бергә алар малтабарларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм эшләренең гөрләп алга баруын теләде.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: