Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июнь 2018, 12:22

Сезнең бурыч – авыруларны аякка бастыру

Узган атнада район Мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Бәйрәм үзләрен кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаучыларны ихлас тәбрикләүләр белән башланып китте.

Район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы Азат Мофазалов хакимият башлыгы Ю.А.Коземаслов исеменнән тантана сәбәпчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы тазалык, имин тормыш теләде.

— Әлеге изге һөнәр ияләре һәрвакыт ихтирам казанды. Сез кешене дөньяга аваз салган көненнән башлап гомеренең соңгы сәгатенә кадәр озата барасыз. Хезмәтегез ифрат катлаулы һәм җаваплы, һөнәри бурычыгызга көн саен, сәгать саен тугры калуыгызны, әхлакый яктан түземле һәм чыдам булуыгызны таләп итә. Бәхеткә, безнең медиклар мәгълүм өлкәдә кирәкле бөтен сыйфатларга ия, — дип билгеләде ул.

Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзәк район дәваханәсенең баш табибы Марат Вәлиев та тәбрикләде. Үзенең чыгышында ул бүгенге чарага бөтен медработникларның да килә алмавын, ә күпләрнең хезмәт вахтасын дәвам итүләрен, шуның белән аерым рәхмәт сүзләренә лаек булуларын билгеләде.

— Медицина хезмәткәрләренең эше – кешеләргә һәм алар өчен хезмәт итү ул, — диде Марат Галим улы. — Сайлаган һөнәрегезгә тугрылык күрсәткәнегез, теләсә кайсы минутта пациентларга ярдәмгә килергә әзер булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, авыруларның рәхмәтен ишетеп яшәвегезне телим.

Тантаналы җыелыш барышында, шулай ук, бүләкләр тапшырылды. Алдынгылар БР Сәламәтлек саклау министрлыгы, район хакимияте һәм Языково үзәк дәваханәсеннән Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары алып куанды.

Җыелучылар исеменә әйтелгән рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләре алып баручылар Роман Евграфов белән Галина Шабринаның матур җырлары, дәртле биюләре һәм шаян сүзләре белән үрелеп барды. Залда медработникларга һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәефтә каршылау гына түгел, ә көндәлек эш-мәшәкатьләрдән ял итү мөмкинлеге бирүче дустанә атмосфера хакимлек итте.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.


Фәнилә Гыйләҗеваның хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләвенә 30 ел булып килә. Хезмәттәшләре аның үз эшенең чын остасы булуын, йомшак күңеллелеге һәм үз бурычларын намуслы башкаруы белән аерылып торуын билгели. Шуның белән пациентларының һәм бергә эшләгән медикларның ихтирамын яулаган да инде. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен әлеге бәйрәм көнендә Фәнилә Фәнүз кызы Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Читайте нас: