Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май 2018, 16:45

Юллар акрынлап ремонтлана

Төбәкләрдә властьлар үз сайтларында “Гомумрусия халык фронтының юл инспекциясе/Җимерек юллар картасы” проектының 460тан артык баннерын урнаштырды.

Төбәкләрдә властьлар үз сайтларында “Гомумрусия халык фронтының юл инспекциясе/Җимерек юллар картасы” проектының 460тан артык баннерын урнаштырды. Халык фронты активистлары властьларның рәсми сайтларда мәгълүм баннерларны никадәр теләп урнаштыруларын анализлады. Бу мөмкин кадәр күбрәк гражданнар илдәге юллар сыйфатына йогынты ясау мөмкинлеге алсын өчен кирәк. Төбәк һәм муниципаль властьларның күбесе үз рәсми сайтларында Гомумрусия халык фронты проекты турында мәгълүматны урнаштырырга риза. “Февраль уртасында безнең проект гамәлгә ашырыла башлауга бер ел тулды. Шушы вакыт эчендә картага 27 меңнән артык юл участогы өстәлде. Шуларның 3,1 меңнән артыгы капиталь ремонтланды, 3,6 мең участокта чокырлар ямалды, 1,8 меңнән артык участок төрле программалар буенча ремонт планына кертелде. Баннерларга килгәндә, аларны сайтларда урнаштыруны сорап кайбер төбәкләргә күптән түгел генә мөрәҗәгать иттек. Ел ахырына мәгълүм проектның янә 500 баннеры барлыкка килер, дип уйлыйбыз. Аның аркасында тагын да күбрәк гражданнар безнең проектта катнаша алачак һәм юллар сыйфатына йогынты ясаячак”, — дип хәбәр итте “Гомумрусия халык фронтының юл инспекциясе/Җимерек юллар картасы” проектының координаторы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев.
Башкортстан юл фонды күләмен шактый арттыра, шуның исәбенә иске юллар ремонтлана, яңалары төзелә. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, быел юлларга планлаштырылганнан 6 миллиардка күбрәк акча тотынылачак. Шул рәвешле, юл фонды күләме 17,5 миллиардка арта.
Район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Таһир Мостаев әйтүенчә, быел районда торак пунктлар арасында 10,800 км юл реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла. Община һәм Көнбатыш авылларына илтүче юл сафка кертеләчәк. Әйткәндәй, Общинада юл төзелеше тәмамлану алдында, ә Көнбатыш юлын реконструкцияләү башланган гына.
Болардан тыш, һәр авыл биләмәсендә торак пунктлар эчендәге юлларны ремонтлау да планлаштырыла. Мәсәлән, иң зур авыл биләмәсе — Языково авыл Советында Бакча, Революцион, Азатлык урамнарын һәм Урал урамының бер өлешен ремонтлау планлаштырыла.
— Юлларны ремонтлауга районның юл фондыннан 1 млн. 600 мең сум акча бүленер дип көтелә, — ди Языково авыл Советы АБ башлыгы Рафаэль Еникеев.
Әлбәттә, авыл биләмәсе территориясендә игътибар таләп иткән урамнар һәм юллар аз түгел. Аларны финанс мөмкинлекләргә карап ремонтлаячаклар.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: