Район гәзитенә тугры калып, елның икенче яртысына да язылган һәм квитанция күчермәләрен җибәргән дусларыбыз арасында бүләк уйнату дәвам итә. Бу юлы май кояшы тагын дүрт гәзит укучыбызга елмайды. Болар – Н.Гехт (Языково, Болын урамы, 69-1), Бәширов (Благовар, Тынычлык урамы, 15), Г.Ганиев (Таң, Әхмәтов урамы, 7), Р.Баянова (Домбровка, Бондаренко урамы, 50-2).
Бүләк отучыларны 5 июнь, сишәмбе, 14 сәгать 30 минутта редакциядә көтеп калабыз. Үзегез белән паспорт һәм ИНН алып килергә онытмагыз.
Ә “Бәхетле авто” конкурсында катнашырга теләүчеләрне 6 июнь 14 сәгать 30 минутка чакырабыз. Көн салкын, яңгырлы дип килми калмагыз, бәлки уңыш җиле бу көнне нәкъ сезнең якка борылыр. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Исегезгә төшерәбез: әлеге конкурста бүләкләр лотерея үткәрү урынына килүчеләр арасында гына уйнатыла.