Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 Май 2018, 11:44

Русиялеләрне берләштерүче бәйрәм

24 майда бөек мәгърифәт¬челәр, көнчыгыш славян мәдәни цивилизациясенә нигез салучы Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, славян халыклары “кириллица”га нигезләнгән әлифбалы була, язарга өйрәнә, бу, үз чиратында, милли мәдәниятне үстерүгә зур этәргеч бирә.

Гасырлар дәвамында язма сүз бөек миссия башкара – кешеләргә хакыйкать һәм игелек идеяләрен җиткерә, җәм¬гыять¬тә гомумкешелек кыйммәт¬ләрен раслауга хезмәт итә. Традициягә кергән бу көн бүген мәгърифәт һәм рухият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Ул — безнең рухи кыйммәтләребезнең, мәдәниятебезнең, тарихи традицияләребезнең символы. Бу вакытта җәмәгатьчелекнең игътибары урыс теленә, аны саклауга аеруча нык юнәлтелә. Бәйрәм, чиркәү кысаларыннан чыгып, безне төп чыганакларга кайтара, сөйләмгә һәм Ватан тарихына, аның дини һәм мәдәни мирасына булган кы¬зыксынуны арттыра.
Традиция буенча бу көнне Башкорт¬станның шәһәр һәм район музейларында, китапханәләрендә, мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә, православие чиркәүләрендә бәйрәм чаралары уза. Шул исәптән без дә читтә калмадык. Район китапханәсендә “Башта Сүз булган...” китап күргәзмәсе әзерләнде, ә балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мәскәү өлкә дәүләт китапханәсе игълан иткән акциядә катнашты.
Китапханәчеләр теманы ачу өчен төрле эш формалары куллана: мәсәлән, Шырлык китапханәсендә мәгълүмат сәгате, Пришибта иҗади уен, Былышлыда телдән журнал, Сынташтамакта танып-белү сәгате, Кашкалашада китапханә дәресе, Яңышта әдәби конкурс, Первомайскийда тарихи экскурс, Үзәк китапханәдә славян исемнәре бәйрәме һәм башка чаралар үтте.
Илмира ТОКБУЛАТОВА, методбүлек мөдире.
Читайте нас: