Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 Май 2018, 11:40

ОСАГО кыйммәтләнерме?

Русия Үзәк банкы 31 августтан ОСАГО тарифларын кайбер төбәкләрдә 20%ка кадәр арттырырга мөмкин. Бу хакта банк рәисе урынбасары Владимир Чистюхин хәбәр иткән.

Русия Үзәк банкы 31 августтан ОСАГО тарифларын кайбер төбәкләрдә 20%ка кадәр арттырырга мөмкин. Бу хакта банк рәисе урынбасары Владимир Чистюхин хәбәр иткән.
Хәтерләсәгез, страховкалаучылар, ОСАГО тарифларын 60-100 %ка арттырырга кирәк, дигән фикерне белдергән иде.
— Без страховкалаучыларның барлык теләкләрен дә истә тота алмыйбыз, — дигән Владимир Чистюхин. — Ләкин әйтелгәнчә тарифларны 20 %ка гына арттыруга сыешып булмаячак. Сумның түбән тәгәрәвен дә истә тотарга кирәк. Хәлне башкача үзгәртеп булмый. Безгә хезмәтнең сыйфатын яхшырту зарур. Әлегә тарифларның күпмегә кыйммәтләнәчәге билгеле түгел.
Исәпләү өчен тариф сигез коэффициентка тапкырлана. ОСАГОның уртача бәясе 5800дән 7000 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.
ОСАГО тарифлары кыйммәтләнәчәк төбәкләр исемлегендә Башкортстан да бар. Бездә “бердәм агент” системасы гамәлдә, ягъни ул клиентларны страховка компанияләренә тигез күләмдә “бүлә”. Мәгълүм исемлеккә Краснодар крае, Волгоград, Ростов, Мурманск, Чиләбе, Ивановск, Архангельск, Нижегородка, Ульяновск, Киров, Саратов өлкәләре, Татарстан, Мордовия, Төньяк Осетия һәм Ставрополь крае керә.
Читайте нас: