Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 Май 2018, 11:48

“Благовар хәбәрләре”ннән бүләкләр

Район гәзите редакциясендә матур вакыйга булды — “Әгәр мин Президент булсам” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Район гәзите редакциясендә матур вакыйга булды — “Әгәр мин Президент булсам” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иҗади ярыш җиңүчесе — Кашкалаша урта мәктәбенең 10 класс укучысы Азат Мансуров; икенче урынны яулаучы Таң урта мәктәбенең 8 класс укучысы Регина Гайнуллина һәм өченче урынга лаек булган Өйдрәкбаш мәктәбенең 11 класс укучысы Инзил Ибраһимовка Благовар мәгълүмат үзәгеннән Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне уңышлары белән ихлас котлыйбыз, ә гәзит укучыларны без үткәргән конкурсларда актив катнашырга чакырабыз.
Читайте нас: