Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 Май 2018, 12:04

Акциягә кушылыгыз

Район гәзите нинди ул — журналистларга һәм редакция хезмәткәрләренә бу сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Чөнки “Благовар хәбәрләре” гәзите кызыклы, бай эчтәлекле булсын өчен һәркайсыбыз зур тырышлык сала һәм кулыннан килгәннең барысын да эшли. Әмма шушы барысы да кулыбыздан киләме соң? Монысына инде сезгә җавап бирәсе, хөрмәтле укучылар!

Район гәзите нинди ул — журналистларга һәм редакция хезмәткәрләренә бу сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Чөнки “Благовар хәбәрләре” гәзите кызыклы, бай эчтәлекле булсын өчен һәркайсыбыз зур тырышлык сала һәм кулыннан килгәннең барысын да эшли. Әмма шушы барысы да кулыбыздан киләме соң? Монысына инде сезгә җавап бирәсе, хөрмәтле укучылар! Сез район гәзитенең бер саны икенчесенә охшамавын еш раслыйсыз: бер сан йотлыгып, баш күтәрми укырлык булса, икенчесендә рәсми мәгълүматлар күбрәк урынны били, һәм гади укучы кызыксынып укырлык мәкаләләр бик аз. Бу җәһәттән сезнең белән тулысынча килешәбез, әйе, халыкка үзләренең эшчәнлекләре турында хәбәр итеп торырга бурычлы бик күп хезмәтләр бар. Әмма аларның мәкаләләре сыйфаты өчен без җавап бирмибез. Шул ук вакытта алар күңел ача торган булырга да тиеш түгел. Район гәзитенә икенче яртыеллыкка язылучылар яраткан басмалары белән атнасына ике мәртәбә очрашу мөмкинлеге ала.
Исегезгә төшерәбез, матбугатка язылу кампаниясе барышында предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, депутатлар, меценатлар халыкны район гәзитенә һәм “Республика Башкортостан” нәшрият йорты гәзит-журналларына яздыра ала. Мәсәлән, бу акциягә район Советы депутаты, БР Яшь депутатлар ассоциациясенең урындагы бүлек җитәкчесе Нурлан Рәшит улы Ганиев тәүгеләрдән булып кушылды. Ул ялгыз яшәүче ун пенсионерга “Благовар хәбәрләре”, “Өмет” гәзитләренә һәм “Тулпар” журналына икенче яртыеллыкка язылу бүләк итте.
Рәсемдә: Языково авылыннан Мәрьям Вилданова — район гәзитенә язылу квитанциясе алган бәхетлеләрнең берсе.
Читайте нас: