Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2018, 18:51

Торак сертификатлары тапшырылды

Шушы көннәрдә 12 гаилә торак төзүгә таныклык алып сөенде. Кочак-кочак документ җыюлар, зарыгып көтүләр артта калган, һәм менә, ниһаять, кадерле документ кулда!

“Гаиләләр, ата-аналар турында хәстәрлек күрү туган республикабыз, Туган илебез өчен җаваплылык белән аерылгысыз бәйле. Без балаларыбызны әдәпле, акыллы, иң мөһиме – көчле һәм республика өчен кирәкле кешеләр итеп тәрбияләргә бурычлы”.
Р.Хәмитов, Башкортстан Республикасы Башлыгы.
Шушы көннәрдә 12 гаилә торак төзүгә таныклык алып сөенде. Кочак-кочак документ җыюлар, зарыгып көтүләр артта калган, һәм менә, ниһаять, кадерле документ кулда!
Район хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең торак мәсьәләләре буенча баш белгече Ә.Н.Щанина белдерүенчә, республикада һәм районда кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга зур игътибар бүленә. “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасы һәм “2020 елга кадәр Башкортстан Республикасының авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” программасы актив гамәлгә ашырыла. Мәгълүм программалар, иң беренче чиратта, агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләттән акчалата ярдәм яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә генә күрсәтелми, мондый ярдәмгә “гражданин” категориясенә кергән хезмәткәрләр, социаль өлкә вәкилләре дә дәгъва итә ала. Мәсәлән, сертификат алган 12 кешенең 9ы – авыл хуҗалыгы, 3е социаль өлкәдә эшли. 10 кеше “яшь гаилә” , 2 кеше “гражданин” категориясенә карый.
Сертификатларны тапшырып, район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов, соңгы елларда дәүләттән ярдәм алучылар саны артты, һәм бу ил җитәкчелегенең авыл җирендә яшәүчеләр турында хәстәрлек күрүенә ачык дәлил, дип билгеләде. Район башлыгы бәхетле гаиләләрне ихлас тәбрик итте һәм бөтен уй-теләкләренең чынга ашуын, йортларында тынычлык, бәхет, үзара аңлашу хакимлек итүен, балаларның шат авазлары яңгырап торуын теләде.
Рәсемдә Языков авылыннан Камилҗановлар гаиләсен күрәсез. Дәүләт ярдәме алар өчен бик вакытлы булган. “Благовар” кошчылык заводының инкубация цехында оператор булып эшләүче Саида Сәйипҗан кызы әйтүенчә, Габдулла Тукай урамында йорт төзи башлаганнар. Нигез салып, цоколь күтәргәннәр. Хәзер сертификат ярдәмендә быел ук яңа йортка күченмәкчеләр. Гаиләдә ике бала үсә: кызлары Аделиягә – 4, уллары Самирга 1 яшь. Әти-әниләре газизләренең иркен, якты йортта үсүен тели.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: