Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2018, 19:14

Изге aй башланды

Рамазан – Ислам диненең биш терәгенең берсе булган ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае.

Рамазан – Ислам диненең биш терәгенең берсе булган ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае.
Рамазан – барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ гамәл дә кылмыйча яшәү ае. Рамазан – ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору ае гына түгел. Ураза кояш чыгудан башлап кояш баеганга кадәр ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән нәфесең¬не тыю, димәктер. Уразаның мәгъ¬нәсе – ахирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, атаң-анаң, кардәшләрең хакында хәстәр¬лек күрү. Пакьлек, шәф-катьлелек, миһербанлылык – Рамазан аенда төп кыйммәтләр менә шулар.
Бу айда ураза тотуны Аллаһ фарыз итте, кичләрен тәравих намазларында торуларыгызны нәфел кылды. Кем бу айда Аллаһның кушкан бер фарызын үтәү белән Аңа якын булуга ашкынса, башка айларда үтәгән 70 фарыз әҗеренә ирешер.
Бу айның әүвәле – рәхмәт, уртасы – ярлыкау, ахыры исә өммәтемнең уттан котылу аедыр! Шуның өчен бу айда дүрт изгелекне күбәйтергә ашкыныгыз: икесе белән Раббыгыз Аллаһны ризалатырсыз, икесе исә үзегезгә кирәк. Аллаһның ризалыгына ирештерәчәк икесе: Аллаһтан башка Тәңре юк дип шәһадәт бирүегез һәм гөнаһлары¬гыз¬дан ярлыкавын соравыгыз. Үзе¬гезгә кирәк икесе: Аллаһ Раббыгыздан җәннәтен сорагыз, җәһәннәм газабыннан коткаруны үтенегез.
Быел изге Рамазан ае 14 июньдә Ураза бәйрәме белән тәмамлана.
Читайте нас: