Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2018, 19:00

Җиңүчеләргә портретларын бүләк иттеләр

Районның кечкенә модельләре башкалада Вячеслав Зайцевның Мода йорты катнашлыгында үткән Мода атналыгы кысаларында “Фотомодель-2018” фотобиенналеда (ике елга бер тапкыр үткәрелә торган фотографияләр күргәзмәсе) катнашты.

Районның кечкенә модельләре башкалада Вячеслав Зайцевның Мода йорты катнашлыгында үткән Мода атналыгы кысаларында “Фотомодель-2018” фотобиенналеда (ике елга бер тапкыр үткәрелә торган фотографияләр күргәзмәсе) катнашты.
20-24 апрельдә Уфа шәһәренең “Июнь” сәүдә-күңел ачу үзәгендә республиканың мода тормышында гына түгел, аннан читтә дә зур әһәмияткә ия вакыйга үтте, анда Русиянең төрле шәһәрләреннән яшь рәссам-модельерлар, дизайнерлар, фотографлар җыелды. Район Туризм үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Лилия Гыйльманова “Премьера” мода агентлыгы оештырган фотоконкурсларда катнашу өчен үз эшләрен берничә ел тәкъдим итә. Аның фотомодельләре — үзәктә шөгыльләнүче гади балалар. Бу юлы да, конкурс шартлары белән танышкач, Лилия модельләрен алдан ук әзерли башлаган, әлбәттә, биредә аңа ата-аналар зур ярдәм күрсәткән. Тырыш хезмәт, балаларга яраклы образ турында баш вату, костюмнар әзерләү һәм иң мөһиме — студиядә озайлы фотосессияләр артта калган. Айгөл Хәбибуллина (8 кл.), Линара Шәяхмәтова ( 7 кл.), Эмилия Сәфәргалиева (2 кл.), Арсен Басыйров (2 кл.), Эвелина Вәлиуллина (1 кл.), Арина Дмитриева (Языково авылының “Кояшкай” балалар бакчасы), Тимур Сәгадәтов (Языково авылының “Әкият” балалар бакчасы) боларның барысын да уңышлы үткән.
Модельләрнең фотоларын, алар арасында безнең 7 катнашучы да бар иде, һөнәри фотографлар, стилистлар, мода журналлары мөхәррирләре бәяләгән.
Һәр катнашучының образы оригиналь һәм чагу булган, Лилия һәр баланың шәхесен, сәләтен ача белә. Һәм көткән өметләр акланган — дәрәҗәле жюри Благовар модельләрен игътибарга алган. Арина Дмитриева — икенче, Эвелина Вәлиуллина өченче урынга лаек булган, тантаналы шартларда башкала сәхнәсендә аларга үзләре үк төшерелгән портретларын бүләк иткәннәр. Калган катнашучылар да буш кул белән кайтмаган — Диплом белән бүләкләнгән, шулай ук артабан реклама бизнесында алга бару өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге алган.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: