Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 Май 2018, 18:44

Йөзьяшәрләр безнең арада

— Бәләкәйдән үк эшләп, яхшы чыныгу алып үстем, начар гадәтләрем булмады, тормышны яраттым, яман уйлар уйлап, күңел төшереп йөрмәдем, озын гомерле булуымның сере булса да, шулардыр, дип уйлыйм, — ди 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләүче Әдия әби Шәрипова.

— Бәләкәйдән үк эшләп, яхшы чыныгу алып үстем, начар гадәтләрем булмады, тормышны яраттым, яман уйлар уйлап, күңел төшереп йөрмәдем, озын гомерле булуымның сере булса да, шулардыр, дип уйлыйм, — ди 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләүче Әдия әби Шәрипова. Уйлап карасаң, ул чынлап та бер көн дә эшсез кул кушырып утырмаган: заманында торф чыгаруда да катнашкан, чөгендерен дә утаган, сыерын да сауган. Өлешенә төшкән сынаулар аны сындырмый, киресенчә, ихтыяр көчен арттыра, чыныктыра гына.
Әдия әби Чакмагыш районының Иске Сүрмәт авылы кызы. Ятимлек ачысын күп татырга туры килә кызга, бәләкәйдән әнисез үсә. 1940 елда Былышлы егете Миңнеәхмәткә кияүгә чыга. Ә бер елдан аны сугышка озата. Авылда калган карт-коры, хатын-кыз, бала-чагалар кебек үк, ал-ял белми колхозда эшли. Фронттагыларны азык-төлек белән тәэмин итү өчен бер караңгыдан икенчесенә кадәр өйгә кайтып керми. Миңнеәхмәт яраланып 1943 елда кайтып төшә. Шәриповлар алты балага гомер бүләк итә. Минзир, Гизәр, Гөлзирә, Гөлсинә, Гөлзәйрә, Гөлфирә барысы да әти-әнисенә охшап яхшы кешеләр булып үсә.
Миңнеәхмәт белән Әдия, берсен-берсе кадерләп, кайгы-шатлыкларын уртак итеп, матур тормыш юлы үтә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 1991 елда бакыйлыкка күчә.
Әдия әби бүген Былышлы авылында кызы Гөлзәйрә тәрбиясендә.
— Әниебезнең беркайчан да сәламәтлегенә зарланганы юк. Яхшы ишетә, хәтере дә хәтта яшьләр көнләшерлек. Буш вакытларымда сөйләшеп сүзебез бетми, үткәннәрен искә алырга ярата. Бала-оныклары, туруннарының бәхетле, тәүфыйклы булуларын теләп догалар багышлый. Үз чиратында, оныклары да нык ярата картнәнәләрен, килеп-кайтып торалар, күпләр алар, утыз икегә җиттеләр инде, — ди Гөлзәйрә ханым.
Юбилей көнендә Әдия Нурлыгаян кызы яшәгән йорттан кунаклар өзелмәде. Йөзьяшәр әбине, хезмәт ветераны һәм тыл эшчәнен тәбрикләргә рәсми вәкилләр дә килде. Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов белән Былышлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Габидуллин юбилярга Русия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитовтан, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләреннән бүләк тапшырды, балаларын илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгәне, намуслы хезмәте белән район, авыл тормышына зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, хәерле картлык теләде.
Әдия әби шундый хөрмәт күрсәткәннәре, бүләкләр өчен рәхмәт әйтте, изге теләкләрен җиткереп озатып калды.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: