Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 Май 2018, 18:31

Terra Bashkiria – туристик бренд

Уфада республиканың туристик бренды белән таныштыру чарасы үтте. Аны Туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитеты заказына ярашлы Paradox box реклама студиясе эшләгән. Бу — милли бизәкнең санлы фрагменты фонында «Terra Bashkiria» логотибы һәм «Евразия йөрәге, Урал күңеле» слоганы.

Уфада республиканың туристик бренды белән таныштыру чарасы үтте. Аны Туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитеты заказына ярашлы Paradox box реклама студиясе эшләгән. Бу — милли бизәкнең санлы фрагменты фонында «Terra Bashkiria» логотибы һәм «Евразия йөрәге, Урал күңеле» слоганы.
Брендбук белән идея авторы һәм Paradox box студиясе арт-директоры Илшат Байбурин таныштырды. Ул продуктны ничек әзерләүләре — төрле социаль, яшь, профессиональ төркемнәрдә ачыктан-ачык фикер алышулар турында сөйләде.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов продуктка бәя бирде: «Нәтиҗә кызыклы. Бәлки, ул бәхәследер дә, ләкин кызыклы. Республика яңа брендка ия була. Безгә аның яшәп китәрме-юкмы, республикада һәм аннан читтә кабул итерләрме икәнлеген күзәтергә кирәк. Әмма шунысы ачык: бу бик кирәкле, мөһим һәм вакытлы эш. Туристик потенциал турында күптән сөйлибез, ләкин ул лаеклы үстерелмәде. Туристларны җәлеп итәрдәй образлар җитми. Шушы эшне башкарган командага рәхмәтлемен. Мин кискен сәясиләштерелгән бәяләрдән читкә китүне сорыйм, чөнки республиканы ничек дөрес атау турында еш кына бәхәсләр чыгып тора. Республика Конституциясендә Башкортостан дип язылган. Моны беркем дә гамәлдән чыгармаган. Туристик бренд — исем алыштыру түгел, бу, һичшиксез, республикабызны стильләштерелгән, бераз гадиләштерелгән төрдә таныштырган символ. Тагын шунысы мөһим: бренд бик заманча. Без киләчәккә карарга, яшьләргә юнәлеш алырга тиешбез. Сораштырулар күрсәтүенчә, брендны бик яхшы кабул иткәннәр. terra сүзе борынгы латин телендәге барысына да билгеле сүз. Әгәр бренд чынлап та уңышлы булса, ул тулы тормыш белән яшәп китәр, проспектларда, турбазаларда һәм шифаханәләрдә кулланылыр, аны спорт командаларыбыз да файдаланыр. Брендны кулланган өчен түләргә кирәкми. Шушы образлар аша дөньяга күп гасырлык тарихыбызны хөрмәт итүебезне һәм шул ук вакытта алга каравыбызны, өметле һәм заманча булуыбызны күрсәтергә тиешбез».
Читайте нас: