Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 Май 2018, 18:38

Хатирәләрегезне яңартыгыз

1980 елда төшерелгән бу фото район хакимиятенең архив бүлегендә сакланган. Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар Бөек Җиңү көнендә Туган ил азатлыгы һәм мөстәкыйльлеге өчен башын салган яугирләр истәлегенә куелган обелискка веноклар сала.

1980 елда төшерелгән бу фото район хакимиятенең архив бүлегендә сакланган. Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар Бөек Җиңү көнендә Туган ил азатлыгы һәм мөстәкыйльлеге өчен башын салган яугирләр истәлегенә куелган обелискка веноклар сала. Ни кызганыч, бүген, 38 ел үткәч, күбесе арабызда юк. Әмма алар турында якты истәлек йөрәкләребездә мәңге яши. Һәм без, хөрмәтле гәзит укучылар, ошбу фотографиядә күргән якыннарыгыз, туганнарыгыз турында хәбәр итүегезне сорыйбыз. Курку белмәс фронтовик хатын-кызларның язмышы, хәрби казанышлары турында бәян итегез. Һәм без аларны район гәзите битләрендә мотлак бастырырбыз. Әгәр гаилә альбомыгызда якыннарыгызның ял минутларында, балалары һәм оныклары белән, бәйрәм тантаналарында төшкән фотографияләре сакланган булса, бигрәк тә яхшы.
Читайте нас: