Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 Май 2018, 18:00

Дарулар белән тәэмин итү ничек тора?

Башкортстан Хөкүмәтендә льготалыларны, шул исәптән инвалидларны һәм сирәк очрый торган (орфан) авырулар белән җәфаланган гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Башкортстан Хөкүмәтендә льготалыларны, шул исәптән инвалидларны һәм сирәк очрый торган (орфан) авырулар белән җәфаланган гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге пациентларны тиешле дарулар белән тәэмин итү өчен республикага ел саен 1,2 миллиард сумлык препаратлар кайтарыла. Республика казнасыннан өстәмә рәвештә 2018 елга 1,45 миллиард сум бүленгән. 2014 ел белән чагыштырганда орфан чирле пациентлар саны 28%ка арткан.
Проблеманы хәл итү өчен республикада юл карталары әзерләнгән, аларда аукционнар урнаштыру, контрактлар төзү һәм медицина товарларын китерү вакыты билгеләнгән. Планга ярашлы, дарулар белән тәэмин итүне быел июньдә гамәлгә ашыру каралган. Әлеге вакытта автоматлаштырылган программаны формалаштыру тәмамлана, ул пациентны льготалы препаратлар белән тәэмин итүне — аны исәпкә куйганнан алып препаратны алганга кадәр — күзәтеп барырга мөмкинлек бирә.
Читайте нас: