Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 Май 2018, 18:35

Дактилоскопия – мөһим процедура

Тормышта көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин: хәтер югалу, бәхетсезлек корбанына әйләнү. Бу очракларда кешенең шәхесен документларсыз ачыклау мөмкин түгел.

Тормышта көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин: хәтер югалу, бәхетсезлек корбанына әйләнү. Бу очракларда кешенең шәхесен документларсыз ачыклау мөмкин түгел. Аларны да югалту очраклары бар. Менә шундый көтелмәгән хәлләрдә дактилоскопия бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә ала. Чөнки бармак эзләре кешенең шәхесен ачыклауда төгәл мәгълүмат бирә. Дактилоскопия мәгълүматы документларны яңадан торгызу, югалган балаларны, өлкән кешеләрне эзләү, гражданинның шәхесен тәңгәлләштерү буенча шактый күп мәсьәләне хәл итәргә булыша ала.
Шуңа күрә дактилоскопик теркәү узу гражданнарның үзләренә кирәк. Дактилоскопик мәгълүмат — ул кеше кулының папилляр бизәкләре төзелеше үзенчәлекләре турында мәгълүмат. Ә кеше кулының папилляр бизәкләре туганнан алып кабатланмас, үзенә генә хас булып кала.
Хәзерге шартларда дактилоскопия теркәве узган һәр кеше өчен документлар бозылганда, көтелмәгән хәлләр, фаҗигагә тарыганда, су басулар, җир тетрәү, янгын чыгу, террорчылык актлары була калганда, һава, тимер юл транспортында хәвеф-хәтәргә очраганда шәхесне билгеләү гарантияләнә. Хәтерен югалту белән интегүче кешеләр өчен дактилоскопия теркәве аерым әһәмияткә ия. Әйтик, кеше үзе турында бернәрсә дә хәбәр итә алмаган очракта дактилоскопия туганнарына гаилә әгъзасын табарга ярдәм итә ала.
Дактилоскопия теркәве процедурасы кешенең Конституция белән беркетелгән барлык хокукларын һәм ирекләрен саклап башкарыла. Дактилоскопик мәгълүматны саклау һәм куллану шартлары аның югалуына, үзгәртелүенә һәм санкциясез аңа кагылуга урын калдырмый.
Дәүләт органнары мәгълүматның сакланышын сер режимында тәэмин итә, ә вазыйфалы затларга мәгълүматны саклауны бозу һәм законсыз кулланган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Закон нигезендә акылга зәгыйфь дип билгеләнгән яисә сәләтлелеге суд тарафыннан чикләнгән гражданнар, кечкенә балалар һәм балигъ булмаганнарга дәүләт дактилоскопия теркәве аларның әти-әниләре яисә опекуннары, попечительләре катнашында үткәрелә.
РФ гражданнарын дактилоскопик теркәү аларның язма гаризалары нигезендә, гариза биргән көнне үк, яшәү урынындагы Миграция федераль хезмәте идарәсе бүлекчәләре тарафыннан башкарыла. Теркәлү өчен үзең белән шушы документлар булырга тиеш: паспорт, 14 яшькә җитмәгән балаларның туу турындагы таныклыгы, опека билгеләнү турындагы документлар. Закон белән билгеләнгән тәртиптә акылга зәгыйфь дип танылган яки эшкә яраклылыгы суд тарафыннан чикләнгән кешеләрне, балигъ булмаган Русия Федерациясе гражданнарын дәүләт дактилоскопик теркәве аларның ата-аналары (уллыкка алучылары) яки опекуннарының язма гаризасы нигезендә һәм аларның күз алдында башкарыла.
Читайте нас: