Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 Май 2018, 18:05

Бер-беребезне ишетик

5 майда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата тарихы 1992 елдан башлана. Шушы елның 5 маенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Европаның 17 илендә бер үк вакытта инвалидларның хокуклары үтәлү, шулай ук физик, психик яки сенсор яктан чикләнгән кешеләр дискриминациясенә каршы көрәш көне үткәрделәр. Шул вакыттан башлап 5 майда мондый чаралар үткәрү гадәткә керде.

Бу датаның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итү, чөнки икътисади үсеш алган илләрдә дә аларның эшкә урнашу, белем алу һәм инфраструктура хокуклары еш кына үтәлми.
2006 елның декабрендә Нью-Йоркта БМОның Инвалидлар хокуклары турында конвенциясе — ХХI гасырның кеше хокуклары өлкәсендәге тәүге килешүләреннән берсе кул кую өчен ачыла.
Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе агымдагы елның 3 маеннан “Без төрле, әмма хокукларыбыз белән бертигез” девизы астында акция игълан итте.
Бөтен республикада кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә лекцияләр, семинарлар планлаштырылган, турыдан-туры идарәгә яисә территориаль бүлеккә мөрәҗәгать иткән инвалидларның җәмәгать оешмалары әгъзаларына һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга консультация һәм гамәли ярдәм күрсәтеләчәк.
Консультацияне 8-800-700-90-30 телефоны аша (дүшәмбе-җомга урындагы вакыт белән 10нан 16 сәгатькә кадәр, 12.00-12.45 — төшке ял) һәм Чишмә эшчеләр поселогы, Елга урамы, 2а адресы буенча территориаль бүлектә сәгать 9дан 12гә кадәр, яисә 8(34797)2-05-42 телефоны аша алырга мөмкин.
Идарәнең территориаль бүлеге телефон саннары һәм эш режимы Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе сайтында (http://02.rospotrebnadzor.ru/about/structure/territorial_divisions/) урнаштырылган.
Читайте нас: