Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 апрель 2018, 16:30

Һәркайсыбызның бәхет утравы

Гаилә – кеше тормышында иң мөһим һәм җанга якын урын, көнгә чыксаң, эш-мәшәкатьләре баштан ашса да, бер ялгызың бәхетле яшәп булмый, моның өчен гаилә кирәк. Бу сүзләр белән барысы да килешер, дип уйлыйм.

Гаилә – кеше тормышында иң мөһим һәм җанга якын урын, көнгә чыксаң, эш-мәшәкатьләре баштан ашса да, бер ялгызың бәхетле яшәп булмый, моның өчен гаилә кирәк. Бу сүзләр белән барысы да килешер, дип уйлыйм. Гаилә тормышына бәйле эшләрне читкә куеп, бергә җыелу җаен табу зарур, мәсәлән, күмәкләп берәр эш башкару, чәй эчеп алу яисә иркенләп сөйләшеп утыру өчен. Районның “Гаилә” бүлеге оештырган гаилә яллары әлеге җәһәттән аеруча яхшы чара. 7 апрель көнне район Мәдәният сараенда әти-әниләр, балалар, нәнәй-картәтиләр катнашлыгында тагын бер шундый бәйрәм үткәрелде.
Программа ифрат төрле һәм бай булды, шуңа берничә буын вәкилләреннән беркем дә күңелсезләнеп тормады. “Гаилә” бүлеге һәм “Прометей” үсмерләр клубы фотореквизит, гаилә рамкалары ясау буенча осталык дәресләре күрсәтте. Җыелучылар өйрәнгәннәрен соңыннан Эльвина Гафарова үткәргән язгы фотозонада куллана алды.
Ә балалар Мини-Маус ролендәге аниматор Эльмира Балибардинаны шатланып каршы алды. Ул малай-кызлар белән төрле күңелле уеннар уйнады, фокуслар күрсәтте һәм дәртле биюләр өйрәтте. Сабын куыклары шоуын исә өлкәннәр дә кызыксынып карады.
Бераздан Мәдәният сараеның бер залын подиумга әйләндерделәр, анда яшь модниклар шәхси эшкуар Лиана Бәдретдинованың “Я расту” магазинында тәкъдим ителгән берсеннән-берсе чагу һәм матур киемнәр күрсәтте. Аларны мода күрсәтү осталыгына Регина Фәрхетдинова өйрәткән.
Чара ахырында җыелучылар күркәм декорацияләр янында бөтен гаиләләре белән истәлеккә фотога төште. Якыннары һәм туганнары арасында үткән бәхетле вакытның үткәнен дә сизми калдылар. Бу бәйрәм аларны тагын да ныграк берләштерде, бер-берсенең кадерен белергә өйрәтте.
Ирина МАКСИМОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: